Россия Ислам университетының 1 курсын тәмамлаган Касай авылы егете Искәндәр Әхмәдиев “Вконтакте“ челтәрендәге битенә яраткан шагыйре Фәнис Яруллинның бу шигырен юкка гына урнаштырмаган. “Минем һәр кешегә карата ихлас, ярдәмчел буласым килә“, – ди ул.
Уттай кызу эш вакыты булса да, мари халкы ял итү, күңел ачу өчен дә вакыт таба. Әнә, узган ялларда Бима Мәдәният йортында алма төшәр урын да юк иде. Татарстан, Башкортостан, Удмуртия республикаларыннан, Свердлау өлкәсеннән килгән мари баянчылары клубны дер селкеттеләр. Биредә үзешчәннәрнең II “Уйнагыз, гармуннар“ фестивале узды.
Кукмараның Вахитов хуҗалыгында сыер савучыларның республикакүләм ярышы узды. Бәйгедә Бима фермасы савымчысы Алиса Пажбекова да катнашты.
Быел республика җитәкчелеге игенчеләр алдына урып-җыю эшләрен 1 сентябрьгә төгәлләү бурычын куйды. Әгерҗе районында да 4 августка бөртеклеләр барлык мәйданның 12790 гектарыннан (планга карата – 46 процент) җыеп алынды. Уртача уңдырышлылык – гектарыннан 21 центнер.
– Мәктәбебез 1989 елда гына төзелгән булса да, язлы-көзле түбәдән су агуына эчебез бик поша иде. Спортзал, коридорлар, сыйныф бүлмәләрендә урамдагы кебек яңгыр ява иде, – дип сөйли Девәтернә мәктәбе директоры Айнур Габбасов.
– Азалия, быел Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышлап шәһәребезнең “Яшьлек“ паркында оештырылган бәйрәмдә сине курчаклар күргәзмәсе янында күреп аптырап киттем. Әле бер яше дә тулмаган нәни улың барлыгын белгәнгәдер инде, авызымнан “нишләп йөрисең монда“ дигән сорау ычкынганын сизми дә калдым.
10 августта Ижауның К.Маркс урамында төзелгән мәчетне ачу тантанасы була.
“Туксан бик олы яшь булса да, әле мин һич кенә дә үземне шул яшькә җиттем дип санамыйм, күңел һаман яшь“, – дип Шаршадыда гомер кичерүче Хәлимә апа ВАҺАПОВА.
7 августта сәгать 2дә Иж-Бубый Мәдәният йортында Иж-Бубый авылында туып-үсеп, күп еллар мәктәп директоры булып эшләгән, "Искра" колхозында партком секретаре вазыйфасын башкарган Рөстәм Əнвәр улы Җиһангәрәевның тууына – 70, вафат булуына 20 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе үткәрелә.
6 августта Әгерҗедә Шәһәр һәм Тимерьюлчылар көненә багышланган зур бәйрәм чаралары сезне көтә, хөрмәтле әгерҗелеләр, райондашлар һәм шәһәребез кунаклары!