ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган, белгечлеге буенча агроном булган, озак еллар колхоз белән җитәкчелек иткән авыл хуҗалыгы ветераны Ромель МӘННАПОВ әле бүген дә авыл хуҗалыгы, авыл һәм аның проблемалары белән янып яши. 

5 апрельдә Әгерҗедә Киров (7-75), Казанская (30, 36, 57-63), К.Маркс (49-126), Ленин (35-53), Агрызская (1-15), Шаралапов (1-24), Кунгуров (9-92), Азин (9-14), Партизанская (1-81) урамнарында 9-17 сәгатьләрдә, Островский (89-155), Чапаев (92-160), Нариманов (15-28), Сәетов (7-12), Димитров (83-156), Г.Камал (83-156), Калинин (40-69), Гагарин урамы III тыкрыкта (2-12) 11-17 сәгатьләрдә, Яңа Акхуҗада Совет урамында 9-13 сәгатьләрдә,  Сәхрәдә Нариманов урамында 9-17 сәгатьләрдә, Бимада Нагорноя, Совет, К.Маркс, Хезмәт урамнарында 13-17 сәгатьләрдә ут булмый.  

Тукай аена аяк бастык.

Бөек шагыйрьнең 130 еллыгы уңаеннан Тукайның туган көнендә Әгерҗедәге “Яшьлек“ ял паркында зур бәйрәм була. 

Шимбә көнне иртән-иртүк Әгерҗенең үзәк мәйданында ярминкә гөрләде. Шәһәр халкын Яңа Бәзәкә, Күләгәш, Көчек авыл җирлекләре авыл уңганнары сыйлады. Сатуда ит, сөт һәм сөт ризыклары, бал, ашлык һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе бар иде. Сарсак-Омгадан Кудрявцевлар үзләре үстергән бәрәңгене тәкъдим иттеләр.


1
апрель, 2016 ел
җомга

Иртәгә, 2 апрельдә, Иске Чекалдада Чапаев урамында 10-12 сәгатьләрдә, Иске Эсләктә Мәктәп, Яшьләр, Үзәк, Клуб урамнарында 13-15 сәгатьләрдә; 

 

“Күңеле чистаның – тирә-ягы да чиста“. Республикабызда быел санитар икеайлык әнә шул шигарь астында узачак.

 

Әгерҗелеләр моңа кадәр кулланылган кайнар һәм салкын су өчен счетчик күрсәткечен һәр айның 18-23 числосында 24410, 22692 телефон номерларына шалтыратып хәбәр итәләр иде. Шәһәрдәшләрдән “бу көннәрдә телефоннарыгызга “ут каба“, күрсәткечне әйтер өчен берәр сәгать бертуктамый шалтыратып торган чаклар да була“, дигән ризасызлык сүзләрен бик еш ишетергә туры килде.

Аның белән сәфәр чыксаң, юлның озынлыгы да, вакыт узганы да сизелми. Юл буе мәзәкләр сөйләп, кәефне күтәреп, кем әйтмешли, эчләр катканчы көлдерә. Шулхәтле мәзәкләрне ничек хәтерендә саклый ул дип аптырап та куясың. Әле менә редакциягә кыска гына вакытка кереп чыккан арада да иртән үк кәефләребезне күтәреп, мәзәкләр сөйләп чыгып китте. Әгерҗенең танылган мәзәк сөйләү остасы Шамил ГАРИФУЛЛИН –  бүген бездә кунакта.  

Шушы көннәрдә ТР Министрлар Кабинеты “2016 елда агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме күрсәтү чаралары“ турындагы Карарны раслады. Халыкка ярдәм төрләре, аларны алу шартлары белән сезне дә таныштырабыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз. 

 

Чеп-чи татар гаиләсендә үсүче балаларның да русча сөйләшүенә, гаиләдә әби-бабайның вата-җимерә баласына русча нидер аңлатуына күнегеп тә беттек бугай инде. Әмма укучыларны туган телебезгә өйрәтүче мөгаллим буларак, бу мине бик тә борчый. Дәрестә генә түгел, дәрестән тыш чараларда да укучылар, бер-берсе белән татарча аралашсын өчен, нинди генә алымнар уйлап табарга туры килми.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International