Әгерҗе үзәк хастаханәсенең балалар консультациясендә полиомиелитка каршы вакцинация ясау кампаниясе старт алды. Бу кампания барышында полиомиелитка каршы прививка алмаган һәм 13-14 яшьлек балаларның барысына да прививка куелачак.
1 апрельдән Россиядә армиягә язгы чакырылыш башланды.
Хәрби хезмәткә алынучыларның төп өлешен 1996-98 елгылар тәшкил итә. Безнең районнан бу язда 38 егет гражданлык бурычын үтәргә китәчәк.
Язын җир-су кибә башлагач, җир хуҗалары коры үләнне яндыра башлыйлар. Янәсе ул яңа үләннең үсешен яхшырта, туфрак көл белән ашлана. Чынлыкта исә бөтенләй башкача.
Әгерҗе ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, март аенда 25 сабый дөньяга туган: 13 малай, 12 кыз. Аларга әти-әниләре Кәрим, Исмат, Самат, Алинур, Риназ, Мурат, Марк, Айлана, Самира, Инесса, Зәйнәп, Ариана, Ивелина, Афина, Мәликә кебек исемнәр кушканнар.
Газетада “Ялган ризык белән алдыйлар“ дигән язма басылып чыкканнан соң, редакциягә шалтыратып та, газетабызның Интернеттагы “Вконтакте“ сайтында да әлеге темага карата үз фикерләрен җиткерүчеләр күп булды. Берничәсен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
Гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган, белгечлеге буенча агроном булган, озак еллар колхоз белән җитәкчелек иткән авыл хуҗалыгы ветераны Ромель МӘННАПОВ әле бүген дә авыл хуҗалыгы, авыл һәм аның проблемалары белән янып яши.
5 апрельдә Әгерҗедә Киров (7-75), Казанская (30, 36, 57-63), К.Маркс (49-126), Ленин (35-53), Агрызская (1-15), Шаралапов (1-24), Кунгуров (9-92), Азин (9-14), Партизанская (1-81) урамнарында 9-17 сәгатьләрдә, Островский (89-155), Чапаев (92-160), Нариманов (15-28), Сәетов (7-12), Димитров (83-156), Г.Камал (83-156), Калинин (40-69), Гагарин урамы III тыкрыкта (2-12) 11-17 сәгатьләрдә, Яңа Акхуҗада Совет урамында 9-13 сәгатьләрдә, Сәхрәдә Нариманов урамында 9-17 сәгатьләрдә, Бимада Нагорноя, Совет, К.Маркс, Хезмәт урамнарында 13-17 сәгатьләрдә ут булмый.
Тукай аена аяк бастык.
Бөек шагыйрьнең 130 еллыгы уңаеннан Тукайның туган көнендә Әгерҗедәге “Яшьлек“ ял паркында зур бәйрәм була.
Шимбә көнне иртән-иртүк Әгерҗенең үзәк мәйданында ярминкә гөрләде. Шәһәр халкын Яңа Бәзәкә, Күләгәш, Көчек авыл җирлекләре авыл уңганнары сыйлады. Сатуда ит, сөт һәм сөт ризыклары, бал, ашлык һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе бар иде. Сарсак-Омгадан Кудрявцевлар үзләре үстергән бәрәңгене тәкъдим иттеләр.