ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2016 ел
җомга

“Мине гомерем буе әнинең догалары саклап йөртә. Шул дога ярдәме белән сугыштан исән-сау кайттым. 90 яшемә җитүемә дә изге дога сәбәпчедер“, – ди Бөек Ватан сугышы, тыл һәм хезмәт ветераны, Әгерҗенең Почетлы гражданины, Ленин ордены кавалеры Шәүкәт ага АКБАШЕВ.

 


31
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Яшь хоккейчылар өчен язгы каникул ярышларга бай булды. Әгерҗе бозы район эчке эшләр бүлеге һәм “Водоканал“ ширкәте уздырган бәйгеләргә төрле шәһәрләрдән җыелган командаларны кабул итте.

 


30
март, 2016 ел
чәршәмбе

Кадыбаш һәм Исәнбай көрәшчеләре Рәсүл Габидуллин һәм Рәсүл Садыйков Тугызбуй батырлары булдылар.

Кибетләрдә товарга кытлык бетеп, дефицит заманнары артта калгач, хәзер сәүдә нокталарында җаның ни тели, шул бар дип сөенәбез. Әмма азык-төлекнең сыйфаты, составында ниләр булуы турында әллә ни уйламыйбыз. 

2 апрельдә, шимбә көнне, Әгерҗенең үзәк мәйданына ярминкәгә килегез.

 

Узган шимбәдә Әгерҗедә Толстой урамындагы йортта янгын чыгып, өч кешенең гомере фаҗигале төстә өзелде.

Көчек мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гадел САБИРҖАНОВ, быел Мамадышта “Сабантуй“ газетасы призына узган көрәш бәйгесендә 75 килога кадәр үлчәү авырлыгында беренче урын алып, Татарстан чемпионы исемен яулаган иде. Узган атнада ул Казанда Россия беренчелегенә үткәрелгән ярышта Россия чемпионы булды һәм спорт мастерлыгына кандидат нормасын үтәде.

 


29
март, 2016 ел
сишәмбе

Казанда Россия беренчелегенә 2000-2001 елгы яшүсмерләр арасында узган көрәш бәйгесендә Көчек мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гадел Сабирҗанов, 75 килога кадәр үлчәү авырлыгында беренче урын яулап, Россия чемпионы исемен яулады.

Дүшәмбе көнне Боз сараенда Әгерҗе хоккей лигасы Кубогына ир-егетләр арасында ярышлар башланды.

Матур традиция буенча быел да балаларның язгы каникулы вакытында китапханәбездә “Балалар китаплары атналыгы“ уздырдык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International