ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2016 ел
сишәмбе

21 март – Халыкара урманнар көне уңаеннан Файзулли Әһли Гаскәр улы җитәкчелегендәге Кичкетан заказнигы хезмәткәрләре  Иж-Бубый урта мәктәбе укучылары белән очрашуга килделәр.

Әгерҗе районы прокуратурасы  Бердәм хисап ясау үзәгендә (ЕРЦ) торак, гражданлык таләпләренең үтәлешен тикшерде һәм кайбер җитди кимчелекләрне ачыклады.м


21
март, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген, 21 мартта - көн белән төн тигезләшкән көн. Бу көнне Нәүрүз бәйрәме үткәрелә. Нәүрүз фарсыча “яңа көн“ дигәнне аңлата.

Быелгы Коръән укучылар бәйгесе онытылмас мизгелләргә бай булды. Чишмәдән ике яшьлек Яхъяның Коръәннән 9 (!) сүрәне яттан белүен, шуларның дүртесен бәйгедә укып җиткерүен, биш яшьлек абыйсы Нуриманның 32 сүрәне хәтерендә саклавын, Әгерҗедән өч яшьлек Алиша Тарисованың чатнатып сүрәләр сөйләвенә ничек сокланмыйсың инде?!  

Узган атнада Мөслимдә “Созвездие–Йолдызлык“ телевизион фестиваль-бәйгесенең зона этабы узды.

 

Тәбәрле авыл җирлегенә караган СОКМАН авылында хәзерге вакытта 35 йортта ут яна. “Авыл бетә“, дип чаң суга авылның өлкәннәре. Ә бит Сокманда заманында 150дән артык хуҗалык, фермада 200 баштан артык сыер булган. Кыскасы, гөрләп яшәгән чагы булган авылның.

 

Быел мул уңыш алу өчен һәр гектарга кимендә 5,5 мең сум акча кертергә кирәк. Ә безнең авыл хуҗалыгы предприятеләренең 2,9 мең сум чыгым тотарга гына мөмкинлекләре бар. 

 

Узган шимбәдә район Мәдәният сараенда КВН сезонының финал туры узды. Финалда биш команда көч сынашты. Менә алар – «Свои», «Суббота», «Не надо печалиться», «Фазан егетләре“,  “Зырга“. “Кызу“ көрәштә яшь, әмма инде байтак кына тәҗрибә туплап өлгергән “Суббота“ җыелма командасы җиңеп чыкты.  Хәтерегездә булса, узган ел әлеге команда җәйге кубокка ия булган иде.

Ижау авыл хуҗалыгы университетында инженер-механикка укыганда ук Әгерҗедә калам дип үзенә сүз биргән Фирдәвес ШАХМИН, 2001 елда туган шәһәренә кайтып,  “Теплоцентраль“ ширкәтенә слесарь булып эшкә урнаша.

 

Тирсә егете Айнур ВӘЛИЕВ 1995 елда үз теләге белән хәрби хезмәткә китә. Ә бит егетнең хәрби хезмәткә бармаска сәбәпләре дә була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International