ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 24 мартта, Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан район балалар консультациясе табиб-фтизиатры Елена ГАВРИЛОВА белән сөйләшәбез.

 

Мин – Әгерҗенең патриоты. Шунда тудым, шунда үстем, 50 ел хезмәт иттем, шунда гомер көземә килеп җиттем. Читтә әллә нинди байлыклар вәгъдә итсәләр дә, туган Әгерҗемне бернинди калага да алыштырмыйм. Әгерҗегә дә 370 ел тула икән инде быел. 


23
март, 2016 ел
чәршәмбе

21-30 мартта Татарстанда "Туберкулез профилактикасы" ункөнлеге уза.

6 апрельдә 10-12 сәгатьләрдә Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча җитәкчесе, генерал-лейтенант, якташыбыз Фаяз Шабаев Казанда халыкны кабул итә.

Узган ел районда ЮХИДИ хезмәткәрләренә ришвәт бирүнең бер очрагы теркәлгән булса, быел тагын бер шундый очрак булды. Ришвәт бирүчегә карата җинаять эше кузгатылды.


22
март, 2016 ел
сишәмбе

Узган атнада мобиль төркем Әгерҗе шәһәрендәге сигез сәүдә ноктасында исерткеч эчемлекләрне “итәк астыннан“ сатуны ачыклау буенча рейд уздырды. 

25 март – Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне.

Яз житү белән ветеринария хезмәткәрләренең эшләре аеруча күбәя. Алар көннәр җылыта башлау белән җәмәгать һәм шәхси хуҗалыклардагы хайваннар арасында төрле авыруларга каршы дәвалау-профилактика чаралары уздыру белән мәшгуль.

Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов Әгерҗедә гомер кичерүче тыл һәм сугыш ветераны, гомеренең күп өлешен кирпич заводында эшләүгә багышлаган Алмазия әби Баһаветдинованы 90 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа Президент котлавын,  район башлыгының открыткасын һәм бүләген тапшырды.

“184нче СМП“ Идарәче компания“ ширкәте Әгерҗедә 2013 елда оешты. Предприятие Әгерҗедәге һәм Красный бордагы күпфатирлы йортлар белән идарә итә.Идарәче компания җитәкчесе Рөстәм Вәлиев Әгерҗедәге күпфатирлы йортлар өчен җаваплы вәкилләр алдында 2015 елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты һәм быел төзекләндерү булачак йортлар исемлеге белән таныштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International