Кадыбаш авылы мәдәният йорты тарафыннан Нәүрүз бәйрәме -язны каршылау бәйрәме үткәрелде.
Нәүрүз... Бу исем безгә ят та, таныш та. Нәүрүз - борынгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул.
Уку елының иң озын чиреге дә ахырына якынлаша. Быел укучыларның язгы каникуллары бераз иртәрәк – 21 мартта ук башлана. Яллар 9 көн дәвам итәчәк. 30 мартта – кабат укырга. Каникулларыгызны файдалы һәм күңелле итеп уздырырсыз дип ышанабыз, яшь дусларыбыз!
Раменск шәһәрендә армспорт буенча Россия беренчелегенә ярышлар узды. Әлеге дәрәҗәле ярышларда Әгерҗе районы кызлары да катнашты. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары – Кадыбаштан Гөлшат Дөлкәрнәева һәм Әгерҗедән Эльвира Ямалетдинова бу юлы да уңышлары белән сөендерделәр.
Агымдагы елда Татарстанның агросәнәгать тармагына исәпләнгән бюджет акчаларын бүлгәндә, район һәм хуҗалыкларның махсус рейтингтагы урыннары исәпкә алына башлады. Кем күбрәк эшли – шул акчаны да күбрәк ала.
Әгерҗенең "Нур" мәдрәсәсендә Коръән укучылар бәйгесе узды.
Кичә Әгерҗедә Май чабуны бәйрәм иттеләр. Районның сәнгать осталары тамшачыларга бик матур чыгышлар әзерләгәннәр иде. Өлкәннәр һәм балалар өчен бәйгеләр оештырылды, төрле аттракционнар эшләде.
Казанда узган Бөтенроссия олимпиадасының республика этабында Тирсә мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Рузилә Закирова ике фәннән – рус теленнән һәм рус әдәбиятыннан призер булды. Рузиләне олимпиадага укытучы Гөлнур Тукманова әзерләде.
Исәнбайның Аллаһ йортында тәүге тапкыр узган Коръән укучылар бәйгесендә Ямурза һәм Исәнбайдан 16 бала катнашты.
Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышында ТР Хәрби комиссариатының Әгерҗе районы бүлеге начальнигы Илгиз Галиев шәһәребездәге Мәңгелек ут янында бала-чаганың гына түгел, бомжларның да теләсә нишләп йөрүләре турында борчылып сөйләде.
Әгерҗе районының үзәкләштерелгән бухгалтериясе үзенең беренче түгәрәк юбилеен – 10 еллыгын билгеләп үтә. 37 хезмәткәрне берләштергән бухгалтериянең мөхтәрәм ветераны – директор урынбасары Лилия ДЕВЯТОВА белән әңгәмәбез – ун ел эчендә ирешелгәннәр турында.