ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2016 ел
якшәмбе

Район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда бәйрәм алды ярминкәсе узды. Чираттагы ярминкәдә Девәтернә, Бима, Кырынды, Кичкетаң җирлекләре авыл хезмәтчәннәре үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим иттеләр. Сатуда ат, сыер, дуңгыз ите, сөт һәм сөт ризыклары, бал, яшелчәләр, балык, ашлык һәм башка азык-төлек бар иде. Девәтернә Мәдәният йорты җитәкчесе Фәнис Арсланов дәртле көйләре, җырлары белән ярминкәгә килүчеләрнең күңелен күтәрде.

Район Мәдәният сараенда 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Чыгышларны ир-егетләр әзерләгән иде.  Район башлыгы Валерий Макаров та гүзәл затларга булган иң изге теләкләрен җыр сүзләре аша җиткерде. Гүзәл затлар һәр чыгышны көчле алкышларга күмделәр. Ә залда алма төшәрлек тә урын юк иде.


3
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Әгерҗе ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, февральдә Әгерҗе районында  43 бала туган: 23 малай, 20 кыз. Вафат булучылар – 36 (14 ир-ат, 19 хатын-кыз).

13 мартта Әгерҗенең “Нур“ мәдрәсәсендә Коръән укучылар бәйгесе уздырыла.

 

28 февральдә Әгерҗе шәһәрендә һәм авыл җирлекләрендә үзара салым мәсьәләләренә багышланган референдум узды. 

 Дәрәҗәле эшкуарларны берләштерүче “Деловая Россия“ гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлекчәсе “Эшлекле Россия буенча бизнес-навигация“ форумы кысаларында күчмә утырышын беренче тапкыр Әгерҗедә уздырды.

Бакча тәрбиячеләре катнашында һәр бәйге кызыклы, мавыктыргыч уза. 6нчы бакчада үткән “Ел тәрбиячесе–2016“ район бәйгесендә гүзәл затлар жюри әгъзаларын бәйгегә иҗади якын килүләре белән сокландырдылар. 

 


2
март, 2016 ел
чәршәмбе

5,6,7,8 март көннәрендә Әгерҗе Пенсия фонды идарәсе халыкны кабул итмәячәк. Шуңа пенсиягә кагылышлы сорауларыгыз булса, алданрак биреп калырга аөыгыгыз. Белешмәләр өчен телефон – 074.   

 

Узып киткән ел пенсия системасына нинди яңалыклар алып килде? 2016 елда нинди үзгәрешләр булачак? Пенсия фонды идарәсенең узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясау җыелышында сүз, нигездә, шул турыда барды. 

Россиядә ял көнен бәйрәм ялыннан (3 гыйнвардан) дүшәмбегә (7 мартка) күчерү аркасында, 5 марттан 8 мартны да кертеп ял итәчәкбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International