Әгерҗедә һәм авылларда үзара салымга кагылышлы референдум узды.
5 мартта Әгерҗенең үзәк мәйданында бәйрәм ярминкәсе уза.
“Татнефтепродукт“ ягулык салу станцияләре тирәсендә күптәннән имеш-мимешләр йөри инде. Имеш, бездә әлеге җәмгыятьнең заправкалары калмаячак икән. Калса да ниндидер үзгәрешләр булачак һ.б.лар. Әлеге хәбәрләргә ачыклык кертү нияте белән “Әгерҗе нефть продуктлары“ участогы начальнигы Ирек ЗАҺРЕТДИНОВка мөрәҗәгать иттек.
Узган ел биш еллыгын билгеләп үткән “Әгерҗе ит комбинаты“ ширкәте директоры Михаил Батанов 2015 елда “Алтын йөзлек“ республика бәйгесендә җиңүче булды. Әлеге комбинат базасында Әгерҗе районының сәнәгать мәйданчыгы оештырылу да – зур яңалык. Бүгенге әңгәмәдәшебез – “Әгерҗе ит комбинаты“ ширкәте директоры, “Деловая Россия“ җәмәгать оешмасы әгъзасы Михаил БАТАНОВ.
Әнием Нәсимә һәрвакыт: “Кызым, медицина юлын сайлагансың икән, кешеләргә булдыра алганча ярдәм ит. Авыру, бигрәк тә авыл кешесе, сиңа соңгы чиктә килә, бервакытта да борып чыгарма“, – ди торган иде. Аның сүзләрен гомерем буе күңелемдә йөртеп, кешеләргә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам“, – ди Тирсәдә яшәп, 60 яшендә дә халык сәламәтлеге сагында торучы Алсу ханым ТИМЕРГАЗИНА.
Бүген, 28 февральдә, Әгерҗедә һәм авылларда үзара салымга кагылышлы референдум уза. Сайлаучылар өчен сайлау участоклары ишекләре иртәнге 7дә үк ачылды. Сайлау бюллетеньнәренә бер сорау язылган: “Сез 2016 елда билгеле бер суммада (һәр җирлектә төрлечә) үзара салым акчасы кертелүгә һәм аларны җирле проблемаларны чишүгә тотарга ризамы?”
“Әгерҗе хәбәрләре“н нәшер итүче “Татмедиа“ акционерлык җәмгыяте өч ел инде үз басмаларын укучылар арасында “Язылган өчен Айпад!“ бәйгесе игълан итә. Ә “Татмедиа“ карамагында – 99 гәҗит һәм 16 журнал. 2016 елның беренче яртыеллыгына “Татмедиа“ның кимендә өч басмасына язылып, квитанцияңнең күчермәсен Казанга җибәргән булсаң, синең дә бүләк оту мөмкинлегең бар иде, хөрмәтле укучым.
Ватанны саклаучылар көнендә икенче ел рәттән Кырындыда көрәшчеләр өчен зур бәйге уздырган эшмәкәр Вилнур Галиевка районыбызның күпме ир-егете һәм аларның якыннары рәхмәт укыды икән?!