ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Яңа ел нинди дә булса яңалык, үзгәреш алып киләсен көт тә тор. Алдагы Маймыл елы да 2016 елның 1 январеннан пенсиягә чыгачак пенсионерларга кагыла. Аларны күп керемле һәм аз керемлеләргә бүләчәкләр. Акчасы күбрәк булганнарга социаль ташламаларны киметәчәкләр. 

Быел “Агро-Кама“ ширкәте беренче тапкыр кукуруз орлыгын суктыру эшен оештырды. Күптән түгел әлеге эш буенча нәтиҗәләр ясалды. Кукуруз орлыгы суктыруда аеруча яхшы эшләгән механизаторларны бозау белән бүләкләде. Тере бүләккә Илһам Кәрәмиев (“Яңавыл“ бүлекчәсе), Михаил Тойзянов һәм Олег Михайлов (“Варкләд-Бодья“), Анатолий Трефилов (“Биектау“) лаек булды. 

 

23 декабрьдә Болгардагы Ак мәчеттә мәүлид бәйрәме уза. Анда Россия төбәкләреннән мөфтиләр, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләренең катнашуы көтелә. Безнең районнан әлеге чарада район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин катнашачак.

 


15
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Икенче ел рәттән тимер юл узелының ветераннар советы, әлеге узелның төрле оешма-предприятиеләрендә эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионерлар арасында спорт бәйрәме уздыра.

 

Кырындыда Фәнис–Миңниса Әхмәтовлар гаиләсендә туып үскән якташыбыз Эльвира Әхмәтова Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары билгеләнде.

“Спорт мәктәбенең иң яхшы балалар тренеры“ республика смотр-бәйгесендә Әгерҗенең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары да катнашты.

Бу шимбәдә Әгерҗенең район Мәдәният сарае каршындагы мәйданында ярминкә гөрләде.

Әгерҗедә яшәүче хезмәт ветераны Хәдичә апа САДЫЙКОВА 90 яшьлек юбилеен балалары, онык-оныкчыклары янында сөенеп каршы алды.


11
декабрь, 2015 ел
җомга

Әгерҗедә гомер кичерүче сугыш һәм мәгариф ветераны Сәүбән Миңнехуҗин 90 яшьлек юбилеена килеп җитте.

 

РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча 14 декабрьдә 12.00–20.00 сәгатьләрдә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында гражданнарны Бердәм кабул итү көне уздырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International