Район Мәдәният сараенда быелгы Яңа ел бәйрәмнәренә старт бирелде: инвалид һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны район башлыгының һәм “РИТЭК“ җәмгыятенең Чыршы бәйрәмнәренә җыйдылар.
Яңа ел бәйрәмен без мандаринсыз, ак карсыз, бизәлгән чыршысыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Күптән көткән кар да яуды, сәүдә нокталарына без яраткан яфраклы мандариннар чыкты. Чыршы алып бизисе генә калды.
2013 елның 1 июленнән Таможня берләшмәсенең “Азык-төлек продукцияләренең куркынычсызлыгы турында”гы Техник регламенты көченә керде (ТР ТС 021/2011).
Быел район башлыгы Валерий Макаров шәһәребездә балалар өчен тауларны агачтан ясарга әмер биргән иде.
Район башлыгы Валерий Макаров Әгерҗе тимер юл узелы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашу уздырды. Очрашуга Әгерҗе шәһәр Советы депутатлары да чакырылган иде.
18 декабрь – ЗАГС хезмәткәрләре көне.
Шул уңайдан районыбызда Лилия Госманова җитәкчелегендәге ЗАГС хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Валерий Макаров, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев котладылар.
Танылып, дан алып хезмәттә,
Ирештең лаеклы хөрмәткә.
Гомерең заяга үтмәгән,
Илеңдә кадерең бетмәгән...
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыруга багышланган утырышта: “ГЛОНАСС күзәтү системасы белән җиһазланмаган мәктәп автобусы рейска чыгарга тиеш түгел“, – дигән катгый таләп куйды. Ә безнең район укучыларын йөртүче мәктәп автобусларында әлеге һәм башка таләпләр үтәләме?
Бу атнада ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “ТРның иң яхшы авыл хуҗалыгы комплексы белгече“ дип аталган III республика бәйгесен йомгаклау тантанасы узды.
Сер түгел, хәзерге заманда кәгазь боткасына күмелеп, компьютерда казынып утыру күп вакытны алгангамы эштән күпләр тәм табалмый. Шуңа күрә без педагоглар алдына башлангыч сыйныфтан ук укучылар белән һөнәр сайлау буенча эш алып баруны максат итеп куябыз. Әле шушы көннәрдә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән узган киңәшмәдә дә әлеге сорау буенча сөйләшү булды.