Җирле үзидарә рәисе Илфат Рамазанов ,мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл иганәчеләре Җәләев Илназ ,Самсонова Йолдыз ,Симаков Раил,3 нче филиал -Кадыбаш бүлекчәсе ярдәме белән Кадыбаш үзидарә җирлегендәге яшәүче инвалидлар өчен аш-су мәҗлесе үткәрелде.
6 декабрь көнне Үтәгән авыл клубында ике егетне - Баязитов Айнур Фирдәвес улы һәм Ибрагимов Айрат Ришат улын армия сафларына озату кичәсе узды.
Бу арада сабыйлары бакчага йөрүче әти-әниләрдән “яңа елдан бакчага түләү тагын арта икән, болай да 2 мең сумнан артык түли идек, тагын күпме булыр инде“, дигән борчулы сүзләрне еш ишетергә туры килә.
Инвалидлар декадасы кысаларында район башлыгы Валерий Макаров, күчтәнәчләр алып, Әгерҗедә өч инвалид баланы тәрбиягә алган Валентина Закирова гаиләсенә килде. Ул балаларның тормыш шартлары, укулары белән кызыксынды.
Быел авыл кешеләреннән еш кына: “Базда бәрәңге чери“, – дигән борчулы сүзләрне ишетергә туры килә. Ә менә Сарсак-Омгадан икенче икмәк игү белән шөгыльләнүче КУДРЯВЦЕВлар бәрәңгеләренең яхшы саклануына сөенәләр.
100 елдан артык бай тарихы булган “СӨЕМБИКӘ“(элекке “Азат хатын“) журналы коллективы 10 декабрьдә көндезге сәгать 1дә Исәнбай авылында җурнал укучылар белән очрашу уздыра.
Түбән Новгородта армспорт буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә ярышлар узды. Татарстан командасы составында безнең районның каты куллы егет-кызлары да бар иде.
Якшәмбе көнне Кырындының “Төрдәле“ мәчетенә янкорма буларак төзелгән мәдрәсәне ачу тантанасы авыл халкы өчен генә түгел, райондашларыбыз, хәтта республикабыз мөселманнары өчен тантаналы вакыйгага әверелде.
Көннәр җылы, карлы-яңгыр явып торса да шәһәр-авылларыбызга Яңа ел рухы керде инде. Кибетләрдә, базарларда чыршы уенчыклары, карнавал костюмнары, тәм-томнар тутырылган Кыш бабай күчтәнәчләре белән сәүдә гөрли. Дүшәмбе көнне район Мәдәният сарае каршында Әгерҗенең төп бизәге булачак үзәк чыршы калыкты. Бу көннәрдә аны бизәү эшләренә дә керешәчәкләр.
Коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан районда тематик декада игълан ителде.