Салагыш авылында 4 декабрь көнне Мухамадиев Марат Масгутович азык-төлек һәм көнкүреш кирәк яраклары кибете ачты.
7 декабрьдә 15 сәгатьтә “Авангард“ Яшьләр үзәгендә җәмәгать һәм яшьләр оешмалары, хокук саклау органнары вәкилләре катнашында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чара уза.
“Бер елны эш урынымда егылып, аяк-кулларым хәрәкәтсез калды. Бик озак хастаханәләрдә дәваландым, яшәүгә өметем дә сүрелә башлаган иде. “Әгәр аякка бассам, тәрбиягә ятим бала алып, аны назлап үстерер идем“ дип сүз бирдем, – ди Әгерҗедә Тукай урамында яшәүче Фәния апа МӨХӘММӘТҖАНОВА.
Түбән Кама кызы Варвара белән Әгерҗе районы егете Рәшидне язмыш Кемеровода комсомол төзелешендә очраштыра.
Әти-әни, әби-бабай кочагында иркәләнеп-назланып кына үскән сабый бала өчен ике-өч яшендә тагын кем икенче әнигә әверелә? Әлбәттә, балалар бакчасы тәрбиячесе.
“Шат күңелле, боегуны белми торган кешеләр озын гомерле була“, – диюләре хак сүздер. Әнә, 95 яшьлек юбилеена килеп җиткән Әгерҗенең хөрмәтле тыл һәм хезмәт ветераны Екатерина Титова юбилее белән котларга килүчеләргә тормышындагы шаян хәлләрне сөйләп көлдерде, үзе дә рәхәтләнеп күңел ачты.
Бүген Әгерҗе Мәдәният сараенда инвалид балалар өчен “Изгелек юлы буйлап“ дип аталган бәйрәм чарасы узды. “Мечта“ театр студиясе балаларга җыр-биюләр белән бергә спектакльләрдән төрле күренешләр дә тәкъдим итте.
Үз эшеңне ничек башларга? Аны ничек җәелдерергә? Үз товарыңны дәүләткә сатуны ничек оештырырга? Бу атнада район хакимияте бинасында Татарстанның Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре катнашында уздырылган “Бизнес-десант“ семинарында шушы һәм башка бик күп сорауларга җавап табарга мөмкин булды.