ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Әгерҗедә яшәүче КОСНЫРЕВлар гаиләсе беренче балалары дөньяга килүен зур түземсезлек белән көтә. Әмма бала гына якты дөньяга бик авырлык белән туа. Табиблар да сабыйны кулга алгач яшь әнине котларга ашыкмыйлар...

 


2
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

1 декабрь “Бердәм Россия“ партиясенең туган көне иде. Шул уңайдан партия урыннарда гражданнарны бердәм кабул итү көне уздырды.  Әгерҗе җирле бүлекчәсенә бу көнне 15 кеше мөрәҗәгать итте. 

Бүген мәктәп тәмамлаучы 149 укучы, 2016 елда бердәм дәүләт имтиханы тапшыру мөмкинлеген алу өчен, йомгаклау иншасын яза. Чыгарылыш сыйныфларның фикерләү сәләтен ачыкларга мөмкинлек бирүче бу сынау узган елда кире кайтарылды.

Иртәгә, 3 декабрьдә, Халыкара инвалидлар көне.  Шул уңайдан районыбызда инвалидлар декадасына старт бирелде. Түбәндәге чаралар – сезнең өчен һәм сезнең хөрмәткә.

1 декабрьдә “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлекчәләре район хакимияте бинасында халыкны Бердәм кабул итү көне уздырды.

Әгерҗедә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Нури ага МИСТАХОВ 90 яшьлек юбилеен каршы алган көннәрдә сөенеч белән бергә дулкынлану хисләре дә кичерүен яшерми.

 

Евгений МУРЗИН – “Әгерҗе-кино“ учреждениесе директоры:

– 1 декабрьдән “Авангард“та Казан реҗиссеры Фәнис Камалның “Җәза“ тулыметражлы картинасы күрсәтелә башлады. Рольләрдә  Татарстанның атказанган артистлары белән бергә яшь актерлар, татар язучылары да катнаша. 

Чаллыда уздырылган «Бәхет йолдызы» III төбәкара фестиваль-бәйгедә Салагыш балалар бакчасының “Сандугач” ансамбле дә катнашты.  

 


1
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

“Быелның 11 аенда районда  11 кешенең  ВИЧ-инфекция йоктыруы ачыкланды. Шуның 6сы – ир-ат, 5есе – хатын-кыз. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 2 тапкырга артык“, – ди борчылып район үзәк хастаханәсе табиб-инфекционисты Василий  Гусаров.   

"Россия 1" телеканалы туры трансляция тәкъдим итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International