ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Әгерҗе шәһәрен яшелләндерү, урамнарны яктырту, юлларны, тротуарларны тәртиптә тоту, халыкка ял итәр өчен шартлар тудыру. Кеше тормышы өчен куркыныч тудыручы картайган агачларны кисү, татар һәм христиан зиратларын тәртипкә китерү буенча эшләрне дәвам итү.  

“Чананы – җәйдән, арбаны кыштан әзерлә“ дигәнне истә тотып, “Наҗар“ ширкәтендә язгы чәчүгә техниканы әзерләүнең кызган чоры бүген.

 

Сарсак-Омга лицеенда “Әдәбият. Укучы. Вакыт“ дип исемләнгән Әдәбият елын йомгаклауга багышланган конференция узды. Ул вакыт үтү белән әдәбиятның  укучы тормышына тагын да тирәнрәк үтеп керә баруын тагын бер кат раслады. 

Чечня Республикасының Грозный шәһәрендәге 3025 хәрби часть 40 яшькә кадәрге ир-егетләрне сержант һәм солдат вазифаларында контракт буенча хәрби хезмәт үтәргә чакыра.

Бүген Кырынды авылындагы “Сөмбелә“ балалар бакчасы бу бинада эшли башлавының 20 еллыгын коллективның ветераннары, район хакимияте, мәгариф идарәсе җитәкчелеге,  авылдашлары, Әгерҗедән, күрше-тирә авыллардан килгән коллегалары, шушы бакчада тәрбияләнеп чыккан һәм төрле төбәкләрдә эшләүче тәрбияче кызлар  белән бергә бәйрәм итте.

Татарстанның статистика бүлеге кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын тоташ статистик күзәтүгә керешә. Бу нинди тикшерү һәм ул Әгерҗе районында ничек узачак? Район статистика бүлеге начальнигы Әлфия ТИМКИНА белән әңгәмәбез шул турыда.

Ике ел элек туган авылы Исәнбай янында фаҗигале төстә гомере өзелгән 24 яшьлек көрәшче егет Әлмир САБИТОВ бүген дә якыннары, авылдашлары, дусларының күңелендә көләч йөзле, мөлаем, ярышларда бил бирмәс алып батыр буларак саклана.

 

Көзге ветеринар-профилактик чаралар уздыру ахырына якынлаша. Әлеге чаралар көн үзәгендәге проблема булып мөгезле эре терлекләрнең лейкоз белән авыруы калуын күрсәтә.   

 


29
ноябрь, 2015 ел
якшәмбе

Хөрмәтле әниләр! Мәхәббәт һәм наз белән сугарылган күркәм бәйрәм – Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйбыз.

Балам, бервакыт син минем картайганымны күрерсең. Картлык ямьсез булса да, сабырлык күрсәтеп мине артык күрмәсәң иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International