Әгерҗе локомотив депосының кызыл почмагына тимерьюлчылар, шәһәр халкы белән очрашуга килгән район башлыгы Валерий Макаров эшлекле сөйләшүне: “Безнең районда бүген 30га якын республика һәм Президент программасы эшли“, – дигән сүзләрдән башлады.
Красный борда моңа кадәр мәчет юк иде. Мөселманнар дини бәйрәмнәргә йә зиратка, йә интернатка җыелдылар. Узган елның язында Аллаһ йортына нигез салынган көн алар өчен зур бәйрәмгә әверелде. Уртак тырышлык белән төзелгән әлеге мәчет районда иң күркәм Аллаһ йортларының берсе булыр, мөгаен.
Тиздән Әгерҗенең иң матур урынында “Яшьлек“ паркы ачылачак. Биредә бу көннәрдә кызу эш бара.
29 августта Әгерҗедәге “Орешник“та оешма-предприятиеләр арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган традицион Туристик слет уздырыла.
Кайсы гына бала Белем көнен көтеп алмый икән?! Бигрәк тә 1 сыйныфка баручылар мәктәпкә барырга алдан ныклап әзерләнәләр. Күпләр инде мәктәп формаларын киеп көзге янында бөтерелеп караганнардыр, букчалардагы дәфтәр-карандашлар да берничә тапкыр бушатылып тутырылгандыр.
Матур традиция буенча, район Мәдәният сараенда яңа уку елы алдыннан “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит“ акциясенең йомгаклау тантанасы узды.
Узган атнада Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар ФАТЫЙХОВ Әгерҗе үзәк хастаханәсе коллективы белән очрашуда әнә шушы сорауга җавап эзләде.
24-26 август көннәрендә Мәскәү каласында Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре оештырыла. Әлеге чарада Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин да катнашачак.
ВАНЯГИНА Лариса Ивановна “Росгосстрах“ ширкәтенең Әгерҗедәге филиалы агентлыгы җитәкчесе итеп билгеләнде.
22 августта, ягъни шимбә көн, Әгерҗедә ишегалды бәйрәме һәм республика Президенты программасы буенча төзелгән спорт мәйданчыкларын ачу тантанасы була.