ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2015 ел
сишәмбе

Үзәк сайлау комиссиясе белгечләре гражданнарның сорауларына эш көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр җавап бирәчәк

Әгерҗе шәһәренең үзәк урамнарында кибетләр яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек артып кына тора.


29
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2015 ел программасы кысаларында барлык 999 күп фатирлы йортта да капиталь ремонт башланды. Капиталь ремонт эшләре 242 күп фатирлы йортта тәмамланды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.


26
июнь, 2015 ел
җомга

Субсидия "Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" ярдәмче программасында катнашу өчен сайлап алынган Федерация субъектларына бирелә

Россия Хезмәт министрлыгы 2016 елгы бәйрәмнәргә кагылышлы ял көннәрен күчерү турындагы канун проектын әзерләде. Киләсе елга безне бер ай диярлек бәйрәм яллары көтә.

 

 

Исәнбай мәктәбен быел өч укучы тәмамлый. Бүген кулларына аттестат алучы Алисә МӨКӘШЕВА, Рузилә ФӘТХЕТДИНОВА, Илмир НӘҖМЕТДИНОВ: «Безнең һич кенә дә мәктәп, яраткан укытучыларыбыз белән саубуллашасыбыз килми. Аерылулар бик авыр булыр инде. Мәктәпнең һәр почмагын сагынырбыз, авылга кайткан саен бирегә килербез», - диләр.

Унбер ел белем һәм тәрбия биргән, үз балаларың кебек якын булып беткән чыгарылыш сыйныф укучылары белән саубуллашу һәрчак авыр, нәрсәнедер йөрәгеңнән тартып алган кебек була. Менә бүген соңгы тапкыр бергә җыелган сигез укучыны да олы тормыш юлына озату җиңел түгел.

Әгерҗедә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Хәя ага Садретдиновка 90 яшь тулды.


24
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Ринат НИЗАМБИЕВ, Биектау авылы: – Безнең өчен, чын мәгънәсендә, кызу эш көннәре хәзер.  Сабантуйдан соң печәнгә төштек. 14 гектар мәйданга чәчелгән күпьтеллык үлән бик куе булып төшкән быел. Башта аны чаптык. Көннәр кызу булгач, печән бик тиз кибә, җыеп өлгер генә. Әле ярый, печән әзерләргә техникабыз үзебезнеке. Беренче көннәрне печәнне тюкларга салган идек, хәзер рулонлыйбыз.

23
июнь, 2015 ел
сишәмбе

“80 яшьлек “әбине“ яшәртү җиңел түгел шул“, – дип шаярта 1нче гимназия директоры Раушания Әзиатуллина,  эшнең күп булуына ишарәләп.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International