Узган атнада район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендәге эшлекле комиссия, Ямурза һәм Татар Шаршадысы авылларында булып, аларда төзелүче күпфункцияле үзәк һәм мәктәп-бакчадагы эшләр белән якыннан танышты.
Алар – ел әйләнәсе һәр көнне иртәнге сәгать дүртенче яртыда аягөсте. Көн саен икешәр тапкыр 50гә якын сыер савалар. Җәйләүгә чыкканнан соң сөтлебикәләренең 18әр кило сөт бирүләренә сөенеп туялмыйлар “Нәүрүз“ ширкәтенең “Исәнбай“ бүлекчәсе сыер савучылары.
8 июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә кичке сәгать 5кә шәһәрдәшләребезне район Мәдәният сарае каршындагы мәйданга чакырабыз.
14 спортчы академик ишү буенча ярышачак
Документларны 30 көн дәвамында тапшырырга кирәк
Бу язманың баш исемен уку белән яраткан җырчыбыз Хәмдүнәнең “Галигә барам әле“ дип җырлавы күз алдына килгәндер, мөгаен. Ә кайберләрегез Самара өлкәсендәге милләт җанлы, тырыш, уңган татарлар яшәүче, даны Рәсәйгә таралган Гали авылын исенә төшергәнде. Бу юлы исә сүзебез Тугызбуй төбәгендәге үзебезнең ГАЛИ авылы турында.
Юбилярны котларга районнан Нурисламов Ришат Тимерович килде. Сания эби бик матур , бик похтэ итеп киенгэн,уз акылында, кутэренке кунел белэн кунакларны каршы алды. Нурисламов Ришат Тимерович хэм Багаутдинов Василь Харрасович Сания эбине юбилее белэн котладылар.Эбине зурлап кызлары бик матур аш остэле эзерлэгэннэр.
Акчаның 70 процентын федераль бюджет бүлеп бирде, калган өлешен -төбәк хакимиятләре
ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ай календаре һәм милли тардициләр нигезендә Ураза бәйрәмен 17 июльдә уздыру турындагы Указга кул куйды. Бу көн җомгага туры килү сәбәпле, Ураза бәйрәмендә өч көн – 17, 18 һәм 19 июльдә ял итәбез. Ә Корбан бәйрәме 24 сентябрьгә туры килә.
Яшен вакытында җилнең тизлеге 27 м/с ка кадәр җитәчәк