ТР Дәүләт Советы Рәисе җирле үзидарә өлкәсендә федераль законны камилләштерү буенча фикер алышуда катнашты
Казанда "Татарстан Республикасы ел укучысы - 2015"не атадылар
19 май – Татарстан матбугаты көне.
Хөрмәтле журналистлар, полиграфистлар, массакүләм матбугат чаралары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне Татарстан матбугаты көне уңаеннан кайнар котлыйбыз.
“Гадәттә, авыл районнары мәгариф идарәләре министрлыкның күчмә утырышы кебек зур, мөһим чараны үзләрендә уздырудан читләшергә тырышалар. Татарстанның иң ерак Әгерҗе районы мәгариф идарәсе, куркуларны читкә куеп, Татарстан педагогларының зур отрядын үзенә җыйды. “Әгерҗе җирендәге очрашу, мәгариф учреждениеләрендә күргәннәр шәхсән минем күңелдә яхшы тәэсирләр калдырды. Булдырдыгыз!“ Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әгерҗелеләр белән әнә шулай дип саубуллашты. Әгерҗе мәгариф идарәсе, районыбыз педагоглары хезмәтенә олы бәя иде бу.
Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы күчмә утырышы ИСКЕ ЭСЛӘК авыл җирлегендә узды.
“Менә шундый тырыш, уңган егетләр күбрәк булса, районда язгы чәчүне срогыннан күпкә алда тәмамларга мөмкин булыр иде“, – ди “Агро-Кама“ның IV участогы директоры Фирдәвес Сәләхиев.
14 МАЙ. Районыбыз тарихында беренче тапкыр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының күчмә утырышы Әгерҗедә үткәрелде.
Бүген дә аның эш көне, гадәттәгечә, авыруларның хәлен белүдән башланды. Шәфкать туташларыннан төннең ничек узуы белән кызыксынды. “Аллага шөкер, Ләйсән Хәмитовна, барысы да тыныч, сез биргән күрсәтмәләрне төгәл үтәдек. Авырулар да үзләрен яхшы хис итәләр“, дип җавап бирде төнге сменада кизү торган Наталья Фәйзуллина.
2014 ел йомгаклары буенча Татарстан – ил күләмендә хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча бишенче ел рәттән беренче урында. Рейтинг нәтиҗәләре 7 майда Россия Хөкүмәте утырышында яңгырады.
Залилова Г.Ш-ФАП җитәкчесе тема буенча чыгыш ясады. Экраннан РТ Сәламәтлек саклау министры Вафин А.Ю. ның йөрәк һәм кан тамырлары авырулары нилектән килеп чыга,аларны булдырмас өчен нинди чаралар куллану турныдагы чыгышы да күрсәтелде. Күргәзмә оештырылган иде һәм катнашучыларга медицина ярдәме дә (кан басымнары үлчәү) күрсәтү булды.