ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Әгерҗедә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантанада әлеге тарихи бәйрәмгә әзерләнүдә ярдәм иткән “Агро-Кама“ ширкәте директоры Ленар Нургаянов, “СтройГрад“ җитәкчесе Илнур Мифтахиев, “Строй-Гигант“ директоры Тигран Агаджанянга Татарстан җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

“Җиңүнең 70 еллыгында ике улыма, оныкларыма, оныкчыкларыма бәяләп бетергесез истәлекле бик зур бүләк калдыруыма сөенеп йөргән көннәрем әле“, – ди сугыш һәм тимер юл ветераны, Әгерҗе шәһәренең мактаулы граҗданины Шәүкәт ага Акбашев.

Җиңү көнендә Әгерҗе стадионында узган спорт бәйрәмен тамаша кылганнар районыбызның яшь спортчылары белән, чын мәгънәсендә, горурланганнардыр.


13
май, 2015 ел
чәршәмбе

Митингта сугыш һәм тыл ветераннарын авыл җирлеге башлыгы Сираев Ф.Ф., район Советы депутаты һәм җаваплылыгы чикләнгән “ ЖилэнергоСервис” ширкәтенең директоры Ямалиев И.И., ветераннар Советы рәисе Таҗетдинов Р.И., оешма җитәкчеләре кайнар котладылар. Балалар бакчасы нәниләре һәм укучылар үзләренең матур чыгышларын күрсәттеләр. Исәнбай урта мәктәбе коллективының “ Үлемсез полк” хәрәкәте белән митингка төшүе аеруча игътибарга лаек булды. Митинг Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны һәм кайтып үлгәннәрне искә алу, һәйкәл каршына веноклар салу белән тәмамланды.

Бүген Татарстан мәктәпләренең 9 сыйныф укучылары татар теленнән Бердәм республика тесты язалар.  Безнең районда беренче сынауны 382 укучы тапшыра.

Тестны язу пунктлары – 3нче шәһәр һәм Тирсә мәктәпләре. Имтихан 2,5 сәгать дәвам итә.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, адәм баласының яшенә, миллләтенә һәм диненә карамастан, һәркемгә якын булса да, ил азатлыгы өчен фронтта һәм тылда көрәшкән ветераннар, дәһшәтле сугышта әтиләрен югалткан сугыш чоры балалары өчен аеруча газиз, кадерле. Шатлыклы да, күз яшьле дә бу бәйрәм көнне аягында йөри алган һәр ветеран Җиңү мәйданына килергә тырышты.


12
май, 2015 ел
сишәмбе

Митинг  мәктәп укучыларының парады белән башланып китте .Ветераннарны бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Нурисламов Р.Т. һәм Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Рамазангов И.Г. котлады Һәйкәлгә һәр оешма тарафыннан веноклар салынды . Митинг мәктәп укучыларының чыгышлары белән үрелеп барды .Тыл ветераны Шайхиев Йосыф абый елый- елый ул дәһшәтле еларда ничек эшләгәннәрен , яшәгәннәрен сөйләде.

Уку елының  дүртенче  чирегендә без – Әгерҗе шәһәре Таҗи Гыйззәт исемендәге 3нче мәктәп  һәм 1нче гимназия татар теле  һәм әдәбияты укытучылары – “ТНВ  каналындагы  “Тамчы-шоу“да төшеп кайттык.


10
май, 2015 ел
якшәмбе

Митингка җыелган авыл халкы,кайткан кунаклар,сугыш ветераны һәм тыл ветераннарын хөрмәтләделәр. Аларны авыл  җирлеге башлыгы Юсупов Ф.М., мәктәп директоры Габбасов А.Г., Әгерҗе нефтепродукт директор филиалы Загретдинов И.Р., ветераннар җәмгыятеннән Ситдикова Г.М.

Тыл ветераннарының өйләренә барып бәйрәм белән котладык, матур теләкләр теләдек. Аларга бүләкләр тапшырдык.

Бәйрәм  тантанасының  икенче  өлешендә  сугыш  һәм тыл  ветераннарын  котлап  авылыбыз  үзешчәннәре  тарафыннан  бик  матур  концерт  куелды.Ветераннарга  чәчәкләр  тапшырылды.

Моңлы  җырлар, матур  биюләр, нәфис  сүзләр  ветераннарыбызны  гомерләренең  иң  авыр  мизгелләренә  алып  кайттылар . Ветераннарыбыз бүгенге  тыныч,  якты  көннәрдә   Җиңүнең  70  еллыгын   сөенеп  каршы  алалар.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International