ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Иж-Бубыйның “Хыял“ бию ансамбле һәм Әгерҗедән сүз остасы Антон Попцов, “Йолдызлык“ республика фестиваленең финалында җиңеп, гала-концертта катнашу хокукы алдылар. Гала-концерт 25 апрельдә “Пирамида“да булачак. 

17
апрель, 2015 ел
җомга

Әгерҗе районы юлларында быелның беренче кварталында бер кеше һәлак булды, дүрт җәяүле зыян күрде. Барлыгы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 1700 очрагы  ачыкланды. ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег Капилов белән район юлларындагы хәлнең торышы турында сөйләшәбез.

Бу атнада Әгерҗедәге үзәк почтамтка куелган күп кенә абонент әрҗәләренә “бик“ салыну күпләрне, шул исәптән “Әгерҗе хәбәрләре“н абонент әрҗәләре аша алучы укучыларыбызны чыгырыннан чыгарды

Бу атнада “Без бергә! Мы вместе!“ республика форумында катнашкан 40тан артык иҗтимагый оешмадан 252 вәкил “Президент белән бергә“ иҗтимагый хәрәкәтен оештыру турында карар кабул итте. Әлеге форумның эшендә Әгерҗе Яшьләр парламенты рәисе Марсель ШАХМИН да катнашты. Районыбызның яшьләр лидеры белән әлеге мөһим, тарихи әһәмияткә ия форум һәм яңа иҗтимагый хәрәкәт турында сөйләштек. 

 

Бу бәйрәмдә шушы мәктәптән чыккан хезмәт ветераннары, тыл ветераннары, лаеклы ялга чыккан укытучылар катнашты.


16
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Нәкъ кырык көн элек балачак, яшьлек дустым Радик НИМАТОВны каты авыру безнең арадан алып китте. 33 яшендә генә иде бит әле ул... Синең арабызда юклыгыңа һаман күңел ышанмый, дустым.

15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

70нче елларда Әгерҗе Сабан туйларында мәйдан тоткан данлыклы көрәшче Баян Шабаев истәлегенә узган көрәш бәйгесе барганда шунысы сөендерде: авылларда гына түгел, Әгерҗедә дә шәһәр малайлары татарча көрәшне сайлыйлар. Димәк, Баян аганың дәвамчылары үсә дигән сүз бу.

Иж-Бубыйда мәгърифәтче Бубыйлар истәлегенә багышлап икенче тапкыр үткәрелгән укуларда Татарстанның 12 районыннан, Ижаудан – барлыгы 50гә якын укучы, мөгаллимнәр катнаштылар.

“Әгерҗе – минем шәһәр, шуңа 200 сум гына түгел, күбрәк тә жәл түгел аның өчен. Тик аякларым начар йөргәнлектән, үзем илтеп кенә бирә алмыйм“, – дип, үзара салым акчасын өенә килеп алуыбызны үтенеп, ничә кат шалтыратты икән редакциябезгә Чайковский урамыннан Екатерина ТИТОВА.


14
апрель, 2015 ел
сишәмбе

Теләсә нинди предприятиенең уңышлы эшләвендә  баш бухгалтерның хезмәте ифрат зур. "Әгерҗе нефть продуктлары" коллективы бу яктан бик уңды. Шушы тынгысыз, катлаулы, җаваплы вазифаны биредә 30 ел инде Раилә КОРОБЕЙНИКОВА башкара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International