ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Салагыш мәктәбенә Советлар Союзы Герое Гали ШӘМСЕТДИНОВ, Көчек мәктәбенә батыр подводник Илгиз ӘБДРӘШИТОВ исемен бирү турындагы чараларда катнашканда “исемнәре мәңгеләштерелүгә бу батырларның рухы бик тә сөендәдер“ дигән уй күңелдән китмәде.

Бу атнада стадионда Әгерҗедә футбол сезонын ачтылар.

“Бу айның пенсиясе белән 7 мең сум өстәмә акча да китергәч, рәхмәт әйтеп Путинга хат языйммы әллә дип уйлап тора идем“, – ди Сарсак-Омгада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Екатерина БОГДАНОВА.

Хәзерге заманда биш бала тапкан гаиләләр районыбызда бармак белән генә санарлык.


22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

Адәм баласы шулай гадәтләнгән инде, моннан еракта булган фаҗига, бәла-каза бездә кабатланмас дип уйлый һәм... бик нык ялгыша.  Хакасиядә кеше гаебе белән килеп чыккан янгын кебек зур фаҗига башка төбәктә дә булмас димә, дөнья бу. Ходай сакласын, әлбәттә.

3нче мәктәптә “Математика һәм информатика укытуда заманча проблемалар“ дип аталган конференция узды.


21
апрель, 2015 ел
сишәмбе

Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия ШАРШАДЫда узган чираттагы күчмә утырышта әлеге җирлектә санитар икеайлык барышына уңай бәя бирде.


20
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Җәй көне Ямурзада һәм Татар Шаршадысында бик матур өй туйлары узачак. Ә бүген әлеге төзелеш объектларында эшнең кызган чагы.

Ижауда Удмуртия беренчелегенә узган кул сугышы ярышында Әгерҗедән Рөстәм Майоров шәкертләре 30 медаль яуладылар.

Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары, тылда эшләучеләр, әтиләрен сугышта югалтып ятим калганнар чәй өстәле артында сугыш чорларын искә төшереп утырдылар, үлгәннәргә Коръән укылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International