Иж-Бубыйда икенче тапкыр мәгърифәтче Бубыйлар истәлегенә багышланган укуларда 12 районнан, Ижаудан – барлыгы 50гә якын укучы, аларның мөгаллимнәре катнаштылар.
Казандагы “Адмирал“ сәүдә йортындагы зур янгында кеше гомерләре өзелү сәбәпле Татарстанда янгынга каршы көчәйтелгән реҗим кертелде.
Әгерҗе районы прокуратурасы, күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе хезмәткәрләре бу көннәрдә сәүдә нокталары буйлап рейдка чыктылар.
“Пар канатлар” кичәсе авыл үзешчәннәре башкаруындагы моңлы җырлар һәм төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды.
Республикабыз лидеры Рөстәм Миңнеханов Татарстанны югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү, яшь белгечләрне предприятиеләргә эшкә урнаштыруны гарантияләү максатында республика вузларына максатчан юллама бирүгә зур әһәмият бирә. Быел Әгерҗе районы мәктәпләрен тәмамлаучылар да мондый мөмкинлектән файдалана алалар.
Әгерҗедә Коръән укучылар бәйгесендә катнашырга теләк белдерүчеләрнең моның кадәр күп булганы юк иде әле. Быелгы бәйгедә дүрт яшьлек балалардан алып сигезенче дистәне ваклаган өлкәннәргә кадәр – барлыгы 80 дин кардәшебез катнашты.
“Иртәнге сәгать дүрттә, авыл әтәчләреннән дә иртәрәк торабыз, кичен эшебез сигезләрдә генә тәмамлана. Шулай эшләсәң генә гаилә фермасын тартып алып барып була“, - ди Үтәгәннең гаилә фермасы хуҗасы Миргалим ӘМИНЕВ.
Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин эш визиты белән Әгерҗегә килде.
Концерт тәмамланганда тамашачы аны басып бик озак алкышлады. Аңа гына түгел, өч сәгатькә якын сәхнәдә “ут уйнаткан“ 20дән артык артистка яуды бу алкышлар. Йә, кайсы артистның сольный концертында бу кадәр сәхнә остасының чыгыш ясаганын күргәнегез бар? Ә менә Уразай егете Илназ ФАЗЛЫЕВ башкала артистларының да борынына “чиртте“. Туган авылы Уразай яшьләре дә, Әгерҗе, Ижауның җырчы сандугачлары да, биючеләр дә, алып баручылар да концертны күңелләргә үтеп керерлек итеп оештыруга зур өлеш керттеләр.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы өчтән дә ким булмаган сыер тотучы шәхси хуҗалыкларга абзар төзү өчен 200 мең сумга кадәр финанс ярдәме күрсәтергә җыена.