ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2015 ел
сишәмбе

“Сәламәтлек“ республика спартакиадасында районыбызның каты куллы егетләре өченче ел рәттән беренче урын яуладылар.


6
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы Валерий Владимирович Макаров предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре белән гадәти «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе  үткәрде.

3
апрель, 2015 ел
җомга

“Тиздән Әгерҗедә 400 квадрат метр мәйданда Казандагы Агропромпарк үрнәгендәге мини агропромпарк ачылачак. Анда авыл кешесенә үзе җитештергән азык-төлекне арадашчысыз турыдан-туры сату өчен барлык шартлар тудырылачак“, – ди  район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов.

6-10 апрельдә һәрберегез Әгерҗедәге район тарихы музеена һәм аның Иж-Бубый, Тәбәрле, Салагыш авылларындагы филиалларына бүләк ясый ала.


2
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Узган җомгада ирекле халык дружинасы (ДНД), озак вакытка сузылган тәнәфестән соң, беренче тапкыр рейдка чыкты. Күп кенә әгерҗелеләр ДНДның кире кайтуын хуплап каршы алдылар.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Мамадышта 2000-01 елгылар арасында көрәш бәйгесе уздырды.

1
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар чистарту  икеаайлыгы башланды.


31
март, 2015 ел
сишәмбе

Язгы каникул хоккей белән шөгыльләнүче балалар өчен аеруча истә калыр. Моңа кадәр бер атнада хоккей буенча ике зур ярышның Әгерҗедә узганын хәтерләмибез.

Әгерҗе шәһәрендә һәм 21 авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум узды һәм 18 яше тулган граҗданнардан үзара салым җыю башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International