Ветераннар Дәүләттән бирелгән күчтәнәчкә бик нык сөенделәр, ил Башлыкларына, җирле башлыкларга изге теләкләрен теләп бик ЗУР рәхмәтләрен әйттеләр.
Якынлашып килүче Бөек Җиңү уңаеннан авылыбызның бердән-бер сугыш ветераны Зиятдинов Мингазетдин абыйга хөкүмәт бүләге һәм күчтәнәчләрен тапшырды.
“Ватаным Татарстан“ газетасы “Хәмдүнәгә – 1001 сорау“ дигән рубрика ачты.
“Яшьләр авылда калмый дип зрә чаң сугалар. Менә безнең 5нче участоктагы 71 эшченең 24е – яшьләр. Алар бүген барысы да техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү белән мәшгуль. Мондый тырыш, уңган-булган авыл яшьләре белән ремонт эшләрен вакытында тәмамлаячагыбызга тулысынча ышанам“, – ди “Агро-Кама“ ширкәтенең 5нче участок директоры Рәшит КАШАПОВ.
Эх, бу балыкчыларны... Көзен боз элпә калынлыгы гына булса да, язын боз катламы шактый юкарса да, елганың эченә кереп балык тотудан курыкмыйлар бит. Үзләренең тормышларын куркыныч астына куйганнарын аңламыйлармы, әллә аңларга теләмиләрме?
2015 елның 17 мартында 19 сәгатьтә Күләгәш авылы Мәдәният йортында Удмуртия Республикасы Каракүл районы Ныргынды авылы Мәдәният йорты артистлары “Туган көн” дигән спектакль күрсәттеләр. Труппаның җитәкчесе Якимова Жанна Ивановна. Программада шулай ук эстрада җырлары һәм шаян җырлар да булды. Ныргындылыларның элек-электән үк яңгыравык тавышлары, оста биюләре белән дан тотулары мәгълүм. Авыл халкы бик канәгать калды.
Кичәнең беренче бүлегендә драматург Туфан ага Миңнуллинның “Әнилә һәм бәбиләр” драмасына нигезләнеп “Хатын-кыз бәхете” исемле спектакль куелды.
22 мартта Әгерҗе шәһәрендә һәм авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдум үтәчәк.
Һава температурасы төннәрен минус, көндезләрен плюс булган очракта язгы ташу әллә ни куркыныч булмаячак. Бу – ташуны булдырмый калуга иң яхшы температура, диләр белгечләр. Әмма сакланганны Ходай саклый.