ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2015 ел
сишәмбе

Әгерҗе Мәдәният сарае өч көн балалар тавышыннан гөр килеп торды. “Йолдызлык“ республика  фестиваленең зона турына Актаныш, Минзәлә, Мөслим һәм Әгерҗе районнарыннан җыелган иң сәләтле  йолдызчыкларны Казаннан килгән дәрәҗәле жюри иң нечкә иләктән үткәреп сайлады.


16
март, 2015 ел
дүшәмбе

18 мартта сәгать 11дә районыбыз эшмәкәрләрен хакимиятнең актлар залына очрашуга чакыралар.


13
март, 2015 ел
җомга

23 нче февраль, 6 март көннәрендә Шаршады авылында тыл ветераннарына Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел тулу  уңаеннан юбилей медальләре тапшырылды. Илебезгә үзләренең фидакарь хезмәтләре белән җиңү китергән  ветераннарга югары бүләкне Шаршады авыл җирлеге башлыгы Баһаутдинов Вәсил Харрас улы һәм район Советы депутаты Әхмәтшин Булат Әнвәр улы аларның өйләренә барып тапшырдылар.

Азёво мәктәбендә Бөек Җиңүгә багышланган Аҗаган -2015 хәрби спорт уеннары булып узды. Бу ярышта Азёво, Бима, Красный Бор урта мәктәпләре катнашты. Бәйге зур энтузиазм белән бик актив үтте. Оештыручылар төпле әзерләнгәннәр. Җиңүчеләр Грамоталар белән бүләкләнделәр.

Быел районда 5484 кеше диспансерлаштыру узарга тиеш.


12
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Әлеге Мәдәният йортын бөтен авыл белән ике ел төзиләр.  Аның ачылуына 25 ел тулган көнне юбилеен билгеләп үтәргә халык зал тутырып чыккан иде.  Күбесе – мәдәният учагы ачылган көннән бирле сәхнәдән төшмәүчеләр.

Ижауда яшәүче эшмәкәр Вилнур Галиев туган авылы Кырындыда көрәш бәйгесе уздыру өчен 250 мең сум акча бирде. Шуның 115 мең сумына көрәш келәме сатып алдылар, калган акча көрәшчеләрне бүләкләүгә тотылды.

Бу атнада район Мәдәният сараенда Әгерҗе тимерьюлчыларын  олы җиңүләре белән котладылар. Эксплуатация локомотив депосы 2014 елгы эш нәтиҗәләре буенча  Россия буенча тармак ярышында җиңү яулады.

Истәлекле бүләкләрне район вәкиле Ф.Ф. Нәбиев улы һәм Кодаш авыл  җирлеге башлыгы Ф.М. Шакиров тапшырдылар.

Исәнбай мәдәният йортында 8 март - Халыкара хатын- кызлар көненә багышлап, балалар бакчасы нәниләре һәм урта мәктәбе укучылары катнашында “Иң кояшлы көн бүген” дип исемләнгән бәйрәм концерты  узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International