Быел Россия кырларыннан җыеп алынган бөртеклеләр уңышы канәгатьләндерерлек булса да, икмәкнең бәясе 10 процентка артырга мөмкин.
2014 елда ана капиталы күләме 429 408 сум тәшкил итә.
Өч яшен тутырган нәниләрнең һәркайсын балалар бакчасына урнаштырып бетерү юнәлешендәге эш республикабызда шактый уңышлы башкарыла. Соңгы елларда төзелгән тәрбия йортлары, булган мәктәпкәчә учреждениеләрдә ачылган өстәмә төркемнәр бу проблеманы өлешчә хәл итте инде. Киләсе елга планнар тагын да зуррак.
Карабодай, йомырка һәм Лаеш балыгы... Узган атна азагында башкалабызның “Казан” агросәнәгать паркында үткән авыл хуҗалыгы ярминкәсендә иң популяр азык-төлек әнә шулар булгандыр, мөгаен. Чарада халык бик күп иде. 3 дистә йомырка сатып алу өчен генә дә яртышар сәгать (!) чиратта торырга туры килде, хәтта.
Киләсе елдан Татарстанда эшмәкәрлек тармагы өр-яңа темплар белән үсә башларга мөмкин. Салым күләмен билгеле бер дәрәҗәдә тоту һәм “күзәтчелек каникуллары” игълан итү бизнес вәкилләренә чын мәгънәсендә “зур бүләк” булачак, дип ассызыклый белгечләр.
Коррекцион мәктәп-интернат сүзен ишетүгә, күпләр сагаеп кала. Тик анда укучы балалар белән якыннан аралашканнан соң, аларны биредә, чын мәгънәсендә, хезмәт сөяргә һәм тормышка яраклашырга өйрәтүләрен аңлавы авыр түгел.
Россиядә төрле эш вазифаларына карата һөнәри стандартлар гамәлгә керергә мөмкин. Әлеге чара төрле тармак хезмәткәрләренә өстәмә җаваплылык өсти, ә эш белән тәэмин итүчеләргә исә теге яки бу эшнең югары дәрәҗәдә башкарылачагына гарантия бирә, дип саный депутатлар...
5 декабрь көнне район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова һәм район хәрби комиссары Илгиз Галиев Әгерҗедә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Сания Камалиевага “Белоруссияне фашистлардан азат итүнең 70 еллыгы“ медален тапшырдылар.
Көчектә терлекчелек фермаларының буш калуы минем дә, күп кенә авылдашларымның да йокысын качырды. Киңәшләштек тә, анда терлек симертү буенча эш башлап җибәрергә булдык“, – ди фермер Илнур СӘЕТОВ.
Россия Дәүләт Советы депутатлары тәкъдиме белән тагын бер истәлекле дата барлыкка килде. Быелдан башлап 3 декабрь Билгесез солдат көне буларак уздырыла.