ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

Сишәмбедән – сишәмбегә.

Яңа ел бәйрәмен өй түрендә балкып утырган яшел чыршыдан башка күз алдына да китереп булмый. Тик чыршыга балта күтәргәнче, законсыз гамәлнең ни белән бетәчәге турында тагын бер кат уйлагыз.

«IT-чемпион» бәйгесенең икенче этабы тәмамланды. Аның нәтиҗәләре буенча район мәктәпләрендә белем алучы иң актив өч укучы һәм Иж-Бубый мәктәбе җиңүче дип табылды.


12
декабрь, 2014 ел
җомга

3нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Кече Пурга районының Пугачево бистәсендә узган “Карапуз-шоу“ бәйге-фестивалендә катнаштылар.

11 декабрь – Чечня бәрелешендә һәлак булганнарны искә алу көне. Ни кызганыч, сөлек кебек өч егетебез – Әгерҗедән Илдар Тукаев, Яңа Акхуҗадан Айрат Шабаев, Кырындыдан Рушан Фатыйхов Чечня җиреннән туган якларга “200нче йөк“ булып кына кайттылар.

Балалар китапханәсе күчте.


11
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Россиядә һәм аның төбәкләрендә яшәүчеләрне 2015 ел башында озакка сузылган каникул көннәре көтә, ул 1 гыйнвардан алып 11 гыйнварга кадәр булачак.

Чү... Тып-тып басып килүче КӘҖӘ-САРЫК тоягы тавышы ишетелә түгелме? Әйе-әйе, КӘҖӘ белән САРЫК җитәкләшеп килергә чыкканнар безгә. Җәмәгать, КӘҖӘ-САРЫК елы якынлаша. Кибетләрдә бизәлгән чыршылар, уенчыкларның кибет, базар киштәләренә чыгуы да Яңа ел килүе турында искәртеп тора.

24 декабрьдә 17.00 сәгатьтә Әгерҗенең “Авангард“ Яшьләр үзәгендә иң оригиналь Кыш бабай һәм Кар кызын сайлау буенча бәйге оештырыла.

 

Россия почтасы 21 декабрьгә кадәр “Кыш бабайга открытка“ бәйгесе уздыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International