ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе

 20 ноябрьдә Балаларга хокукый ярдәм көне үткәрелә.

2015 елның 1 январеннан “Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүнең нигезләре турында“гы 442нче Федераль закон гамәлгә керәчәк. Халыкка социаль хезмәт күрсәтүдә нинди үзгәрешләр көтелә? Нинди яңалыклар булачак? Социаль яклау бүлеге начальнигы Сания РӘХМӘТУЛЛИНА белән әңгәмәбез – шул хакта.

Агымдагы елның сентябреннән Татарстан Республикасы медицина учреждениеләре күрсәтелгән медицина ярдәме хакы турында пациентларга белешмәләр бирә башлады.

21-28 ноябрьдә “ВИЧ турында сөйлә. ВИЧка тест уз“ атналыгы уза.

“Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге Советы депутатлары дүшәмбе көнне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар.

17-21 ноябрьдә Татарстанда “Шартлы рәвештә хөкем ителүче-бурычлы“операциясе бара.

 


17
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе

“Бу химия фәне миңа нәрсәгә кирәк инде? Минем бит химик буласым юк!” Әнә шундыйрак фикерләрне мәктәп укучыларыннан еш ишетергә мөмкин. Безнең мәктәпләрдә кирәкмәгән фәннәргә зур игътибар бирелә. Балаларны тормыш итәргә өйрәтмиләр дигән “ташлар” Россия мәгарифе бакчасына еш атыла.


14
ноябрь, 2014 ел
җомга

30 ноябрь – Әниләр көне. Шул уңайдан “ӘНИЕМНЕҢ ЯШЬ ЧАГЫ“ дигән яңа рубрика тәкъдим итәбез.

Соңгы елларда Россиядә укытучы профессиясенең дәрәҗәсе шактый арткан. Хәзерге вакытта россиялеләрнең күбесе балаларының мөгаллим булып эшләвен тели.

Район хакимиятендә “Ак Барс“ холдинг компаниясе“ җәмгыяте генераль директоры Иван Егоров катнашында узган киңәшмәдә  агрофирма хезмәтчәннәрен ширкәтнең яңа директоры белән таныштырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International