Россия Кулланучылар җәмгыятенең үзәк союзы советы рәисе Евгений Кузнецов Ижаудан эшлекле сәфәрдән кайтышлый Әгерҗе райпосының эшчәнлеге белән дә танышып чыкты.
Татарстанда “Ак үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит“ акциясенең икенче этабы башланды. Ул 28 ноябрьгә кадәр дәвам итә.
Билгеле булганча, октябрь аенда Татарстанда смартфоннар өчен “Халык инспекторы” дип аталган махсус кушымта эшли башлады. Ай ярым вакыт эчендә ЮХИДИ вәкилләренә әлеге система аша барлыгы 319 мәгълүмат килеп ирешкән.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә ата-аналардан акча җыюны тыю турындагы хаты зур бәхәсләр тудырды. Берәүләр бу күрсәтмәне балаларны мәдәни чараларсыз калдыру дип кабул итте, икенчеләре хәзер балаларга эчәргә су сатып алырга да ярамыймы инде дип борчылды.
Ринат Ибраһимовның Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге начальнигы булып эшли башлавына ике ел була. Бу кыска гына чорда полициядә шактый үзгәрешләр булды. Әмма төп бурычлары шул ук калды: халыкның иминлеген, хокукларын саклау. Ринат Ибраһимов – бүген редакция кунагы.
Билгеле булганча, соңгы елларда Россиядә тәмәкегә каршы көрәш аеруча активлашты. Яңа закон шулкадәр катгый ки, халыкка ерак араларны якынайтучы самолет һәм поездларда гына түгел, ә вокзал һәм аэропортларда да тәмәке тарту телды. Әлеге шау-шулы закон турында фикер алышулар хәзер дә тынмый.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча республиканың һәр районында эксперименталь IT-класслар булдырылды. Безнең районда бердәнбер шундый сыйныф шәһәрдәге 1нче гимназиядә эшли башлады.
Быелгы Мәдәният елының иң истәлекле вакыйгасы булып күңелгә кереп калыр бу бәйрәм. Районыбыз шагыйрьләренең сүзләренә үзебезнең һәвәскәр композиторлар иҗат иткән җырлардан гына торган концертка күптән сусаган идек.
Үзләре турында кайгыртмасалар, ичмасам, якыннары, туганнары хакында уйласыннар иде – коткаручылар катып өлгермәгән бозга чыгучы балыкчыларны аңга китерү өчен сүзләр таба алмый. Кисәтү-аңлатуларның да нәтиҗәсе юк. Ел саен зур балык тотарга омтылучыларның сансызлыгы шаккатыра.
Әгерҗе районында гриппка каршы прививка кую кампаниясе тәмамланды.