ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2014 ел
сишәмбе
22 июльдә сәгать 4тә шәһәребезнең Гагарин урамындагы “Авангард“ Яшьләр үзәгендә кече һәм урта эшмәкәрләр катнашында “ Бизнесны үстерү буенча чаралар“ дигән темага киңәшмә була.
Ямурза мәхәлләсендә әнә шул исемдә газета нәшер ителә башлады.
2015 елдан чит ил паспорты ясату, өйләнү-аерылышу һәм пенсия өчен документлар җыю кыйммәтләнә.
Салагыш эшмәкәрләре Марат–Мансур МӨХӘММӘДИЕВларның арпа кырына карагач, күңелгә ирексездән “Чайкала иген кырлары“ дигән җыр сүзләре килә. Башаклардагы бөртекләр санына караганда, уңыш һәр гектарыннан 24 центнердан да ким булмаска тиеш быел.
Кул көрәше буенча тренер Сирень Галиуллин җитәкчелегендә иң каты куллы егет-кызлар шушы көннәрдә Воронеж өлкәсендәге Нововоронеж шәһәрендә узган унынчы Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарыннан кайттылар. Алар Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясадылар.
Мал-туар асраган авыл кешесе өчен хәзер иң мәшәкатьле чор. Көннәр матур торганда малларга кышлык печән әзерләп, абзар түбәләрен тутырырга, бакча артына зур-зур чүмәләләр салырга яки олы-олы печән рулоннарын өеп куярга өлгерергә кирәк. Райондашларыбыз печән әзерләүдән бераз тын алып торган арада “Ни хәлләрегез бар? Кышлык печән булдымы инде?“ дип сораштырдык.
Бәрәңге, кавын-карбыз сатуга чыкты
2014 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчалары өчен түләү күләме арту сәбәпле, түләгән акчаларның бер өлешен компенсация буларак кайтара башладылар. Керемнәр турындагы мәгълүматларны – эш урыныннан белешмә кәгазен ярты ел саен тапшырып, үзеңнең баеп китмәгәнлегеңне исбатлап торырга кирәк.

14
июль, 2014 ел
дүшәмбе
Узган атнада төннәрен салкын булса да, Кичкетаң авылында оештырылган палаткалы лагерьда ял итүче балалар: “Палаткада йоклавы бик рәхәт. Черки дә юк, саф һава, йоклый торган капчыктан борын гына чыгып тора“, – диләр.
Берничә укучыбыз бездән аларны борчыган сорауларына җавап табуны үтенеп хат юллаган. Сораулар дин өлкәсенә карый. Без Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабировка мөрәҗәгать иттек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International