ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2014 ел
җомга
Бер төркем педагоглар – Сарсак-Омгадан Сергей Маркитонов һәм Лидия Панфилова, Кичкетаңнан Эльмира Зиннәтуллина, Исәнбайдан Гөлия Садыйкова, Көчектән Әлфия Борһаниева, Салагыштан Фәридә Шиапова республикада Математика елына йомгак ясау тантанасында катнаштылар.

2
июль, 2014 ел
чәршәмбе
1 июльдән Татарстанда коммуналь түләүләр кыйммәтләнде.
“Имәнлек“тә Яшьләр көненә багышланган бәйрәмгә бармаганнар үзләренә үпкәләсеннәр. Алар бик күп кызыклы чаралардан мәхрүм
калдылар.
Сарсак-Омгада 100 еллык тарихы булган чиркәүне торгызу башланды.
Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы  предприятиеләре сөт җитештерү буенча беренче бишлеккә керделәр. Бүген районда көнгә 76 тонна сөт җитештерелә.
8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Шул уңайдан 5 июльдә райондашларыбызны, кунакларны Мәдәният сарае каршындагы мәйданга зур бәйрәмгә чакырабыз.

1
июль, 2014 ел
сишәмбе
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап “Авангард“ яшьләр үзәге “Минем гаилә“ исемле фотосурәтләр бәйгесе игълан итә.
Район тарихы музее җитәкчелеге оештырган Свияжскидагы тарихи уыннарга сәяхәттә 66 райондашыбыз катнашты.

Мөселман халкы изге Рамазан аен каршы алырга җыенганда Үтәгәндә дин кануннары буенча яшәүче, вакытында уразасын да тоткан, биш вакыт намазын да укыган, хәзер дә игелекле гамәлләр генә кылып, булганына шөкер итеп яшәүче Нәсыйхә әби НАСЫЙРОВА йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Кайберәүләр еш кына шәһәрне чүп үләне баскан, түрәләр кая карыйлар дип сүгәргә ярата. Әмма шул ук вакытта шәһәребезне, үзебез яшәгән урамнарыбызны чиста, матур, төзек итеп тоту, чәчәкләр үстерү өчен кыл да кыймылдатмыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International