ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

28 апрельдә 10сәг. Мәшгульлек үзәгенә буш эш урыннары ярминкәсенә чакырабыз.

Узган шимбәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип ХАҖИПОВ район авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре һәм фермерлар белән очрашты.

Балалар саны арту сәбәпле 2014-2015 уку елында 4 мәктәптә һәм 1 гимназиядә беренче класслар өчен берәр өстәмә төркем ачылачак.

Атна башында “Агро-Кама“ ширкәте басуларында кыр эшләренә старт бирелде: механизаторлар күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм тукландыру эшенә керештеләр.

22
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Соңгы елларда шәһәр, авыл урамнарында велосипедта җилдерүчеләр артканнан-арта. Иң арзанлы транспорт чарасыдыр ул хәзер. Бензин сорамый, теләгән җиреңнән җәһәт кенә әйләнеп кайтырга була. Велосипедта йөрү сәламәтлеккә дә бик файдалы әле.

Янгынга каршы аерым режим кертелгән беренче көн үк фаҗига белән башланды. Әгерҗедә янгында төтенгә тончыгып, 80 яшьлек әбинең гомере өзелде.

Якташыбыз, тумышы белән Иж-Бубый егете Булат Бәйрәмов (Җиһангәрәев) танылган җырчы, җәмәгате Ләйсән Гыймаева белән Май бәйрәме көннәрендә авыл хезмәтчәннәренә “Яшәү – гомер“ дигән концерт программасы бүләк итәләр.

26 апрельдә кичке сәгать 6да Мәдәният сараенда КВНчылар фестивале була. Уеннарда Әгерҗенең җиде КВН командасы катнаша.


25 апрельдә  кичке сәгать алтыда Әгерҗедәге “Дуслык“ кафе-бары урта яшьтәге шәһәрдәшләребезне, кунакларны 80нче еллар дискотекасына чакыра.
26 апрельдә исә яшьләр өчен дискотекага көтәләр.
25 апрельдә кичке сәгать 6да район Мәдәният сараена үзешчән сәнгать коллективларының, аерым башкаручыларның иң яхшы чыгышларын карарга чакырабыз. Бу кичне биредә “Мәдәни салават күпере“ район фестиваленең гала-концерты була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International