ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2014 ел
җомга

Пенсия фонды идарәсендә Россия пенсия фонды идарәсенең Татарстан буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Елена Петровна Полякова халыкны кабул итә.

Бөек шагыйрь Габдулла Тукай туган айда Туган тел, Шигърият бәйрәме үткәрү – шәһәребездә күптәннән килгән матур традиция.

Иж-Бубый авылында беренче тапкыр узган укучыларның мәгърифәтче Бубыйлар истәлегенә багышланган төбәкара укуларын алдагы елларда республика күләмендә үткәрергә кирәк дигән фикергә килделәр.

26 апрельдә республикабызда Агач утырту көне үткәрелә. Татарстанның барлык муниципаль районнарындагы урман фондында урманлыклар, шәһәр һәм торак пунктларда яңа парклар, скверлар булдырылачак – нарат, чыршы, каен үсентеләре утыртылачак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының быел 26 марттагы № 558 нче күрсәтмәсе нигезендә, чараны Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы оештыра.
Узган атнада Ямурза авылына "Халкым минем..." тапшыруының авторы һәм алып баручысы Садретдинова Ләйсәнә килеп китте.
Узган елның язында хастаханә ишек алдында сөйләшеп торган ике-өч табиб яныннан исәнләшеп узып киткәндә, Расим НИЗАМБИЕВ кочаклап ук алды. “Рәмзия, онытмадыңмы, киләсе язда миңа алтмыш тула бит“, – диде.

“Россельхозцентр“ның Әгерҗе районындагы бүлекчәсе Көчек авылында бәрәңге үстерүгә багышланган түгәрәк өстәл уздырды.

Май башында бәйрәм декадасында почта элемтәсе бүлекләре өчен 1 һәм 9 май өстәмә ял көннәре булачак.

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы  медаль белән мәктәп тәмамалаучыларга югары уку йортларына кергәндә өстенлекләр бирүче закон проекты әзерли, дип хәбәр итә “Известия” газетасы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International