“Эш агачы һәрвакыт китерер жимеш“, дигән бөек Тукаебыз. Туган авылы Кадыбашка багышланган 24 еллык тынгысыз, җаваплы хезмәте Илфат Рамазановка да шөһрәт китерә.
23 апрельдә 11 сәгатьтә “Авангард” яшьләр үзәгендә татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган һәм “Мин татарча сөйләшәм” дигән акциягә йомгак ясау йөзеннән туган тел кичәсе узачак.
Пугачеводагы хәрби частьта шартлаулар булганда Әгерҗене урап үтүче юл кирәклегенә тагын бер тапкыр ныклап инандык. Бу төнне шәһәрдән чыгып китү өчен бердәнбер юл булган К. Маркс урамының буеннан буена барлыкка килгән “бөке“ләрдә машиналар сәгатьтән артык утырды.
18 апрельдә Татарстанда Гадәттән тыш хәлләрне кичектергесез хәбәр итү системасын план буенча тикшерү уздырыла. Безнең районда андый система 4 урында- Әгерҗе, Иж-Бубый, Тирсә һәм Кырынды янгын сүндерү бүлекләрендә куелган.
21 һәм 22 апрельдә гражданнарның хокукларын яклау һәм хезмәт хокукларын тәэмин итүгә ярдәм йөзеннән “кайнар телефон линиясе” ачыла.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, республикада 20 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим игълан ителде.