ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Россия киңлекләрендә берьеллык хәрби хезмәткә быел 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк язгы чакырылыш кампаниясендә Татарстаннан 4 меңгә якын егет алыначак. Аларның беренчеләре 14 майда озатыла.
Бүген иртән ТР коткаручылары аерылып киткән боз кисәгеннән 5 балыкчыны коткарган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу хәл Алексеевск бистәсеннән ерак түгел Кама елгасында булган.
17 апрельдә  Россия Президенты Владимир Путин традицион туры линиядә гражданнарның сорауларына җавап бирә.
Ул көнне район Мәдәният сараенда алма төшәр урын да юк иде. 20 яшьлек җырчы якташыбыз Динар ШӘЙМӘРДАНОВ концертына халык әллә кайлардан килгән иде.
Узган атна район юлларында исерек машина йөртүчеләрне “аулау“ буенча рекордлы булды. Автоинспекторлар тугыз закон бозучыны “кармакка эләктерделәр“.

7
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
9 апрель 14 сәгатьтә хакимиятнең 19 кабинетында халыкны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Депутаты Ногоманов Рафил Габтрафыйк улы кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 21659

9 апрель сәг.10да Әгерҗе районы Кадастр палатасының кабул итү  пунктына Учреждение директоры урынбасары Самойлов Антон Витальевичның эшлекле визиты көтелә.

Әгерҗенең “Нур“ мәдрәсәсендә балалар арасында Коръән уку бәйгесе узды. Чишмәдән өч яшьлек Нуриман Корбанов, изге китаптан берничә сүрәне яттан укып, жюри әгъзаларын таң калдырды.

“Әгерҗе хәбәрләре“нең 15нче санында “Очып кайтыр идем туган якка“ исемле язманы укыгач, төн йокыларым качты.
Данлы Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлаган бабам Габбас Кадыбаш авылында бик тырыш,танылган шәхес булган, өч тегермән тоткан. Әбием белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Әмма замана җиле тиеп, аңа “кулак“ мөһере сукканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International