ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Шәһәребездә Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен нинди административ җаваплылык каралган? Бу, бигрәк тә, күпкатлы йортлар тирәсендәге газоннарга автомобильләрен куючыларга кагыла.

1 апрельдән Әгерҗе районында 9253 пенсионерның хезмәт пенсиясе – 1,7, 895 кешенең социаль пенсиясе 17,1 процентка артты.


3
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Соңгы вакытта районда мошенниклык очраклары күбәйде.
Татарстанда агымдагы елда кыйммәтле мехлы җәнлекләрнең товар тиреләрен 160,7 мең данәгә җиткерү планлаштырыла, бу 2013 нче ел дәрәҗәсеннән 17 процентка күбрәк. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.

Бердәм исәпләү үзәге (ЕРЦ) Гагарин урамындагы авыл хужалыгы идарәсе  бинасыннан Пушкин урамында 5нче йорттагы “МОСОБЛБАНК“ның филиалы урнашкан бинага күченде. Телефоннар шул ук калды: 22570, 23905.

Әгерҗе үзәкләштерелгән клуб системасы фольклор һәм иҗат коллективлары арасында “Мәдәни салават күпере“ исемле смотр-бәйге игълан итте.

12 апрельдә яшь җырчы Эльмира Сөләйманова сәхнәдәш дуслары белән Тирсә авылына “Күңел кошым“ дигән концерт программасы белән килә.  Җыр-моң кичәсе кичке сәгать 7дә башлана. Билет бәясе 200 сум.

Әле күптән түгел районда “Ел спортчысы“ исеменә лаек булган Кадыбаш мәктәбеннән Фәрһад РӘСҮЛЕВ тагын бер олы бәйгедә үзен сынады һәм “Ел укучысы“ исеменә лаек булды.
Һава температурасы бүген 2 градус салкыннан 3 градус җылыга кадәр.
Әгерҗе районы бала тудыру йортында яңа туган бала үлеменең нечкәлекләре ачыклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International