ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2014 ел
чәршәмбе

Аларга бик еш шигырь дә, җыр да, көй дә иҗат итәргә, режиссер, сценарий язучы да, театр һәм эстрада артисты да, хуҗалык эшләре мөдире дә булырга туры килә.

28 мартта РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге Кубогы хоккей турнирында Татарстаннан һәм Удмуртиядән 2001-2002 елда туган үсмерләрдән торган 6 команда катнашачак.

Электән үк Удмуртия җирлегендә эшләп килгән базар рәсми статус алачак.

Киләсе елдан чыгарылыш сыйныфы укучылары БДИның  катлаулылык дәрәҗәсен сайлый алачакалар. Бу елда РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы кайбер төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанга да шундый хокук бирәчәк.

30 мартта  сәгать 9 да“Нур” мәчетендә мәктәп балалары арасында Коръән укучылар бәйгесе узачак.


25
март, 2014 ел
сишәмбе
Быел да Әгерҗенең көньяк, Иж-Бубый, Тирсә, Мордывый авылларының бер өлешенә су басу куркынычы яный.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Дәүләт учреждениеләре җитәкчеләре вазифаларын башкаручылар, аларның гаиләләре, балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәт, мөлкәт характерындагы бурычлары хакындагы мәгълүматларны интернетта урнаштыру тәртибе турында кагыйданамә кабул итте.

Туберкулез – төрле микробактерийлар китереп чыгаручы йогышлы авыру. Электән аны чахотка дип тә атап йөрткәннәр. Туберкулез нәрсәсе белән куркыныч? Аннан ничек сакланырга? Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көнендә поликлиника фтизиатры Елена ӘХМӘТҖАНОВА белән шул турыда әңгәмә кордык.
Һава хәлен күзәтүчеләр 2014 елда эссе яз һәм җәй киләчәк, дип билгеләп үтәләр.

“Нәҗәр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә “Язгы кыр эшләренә әзерлек. Терлекләрне кышлатуның торышы” дигән темага республика семинары булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International