ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2014 ел
шимбә

17 февральдән “Татфондбанк” бинасында шундый Үзәк эшли башлаячак.

Махсус комиссия 64 фатирда йөреп коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләрне ачыклады.


12
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
“Өмет” халыкка  социаль хезмәт күрсәтү үзәге күп балалы һәм  аз керемле гаиләләргә ярдәм йөзеннән җылы өс киемнәре, аяк киемнәре, оекбашлар, бияләйләр кабул итә.

15 февральдә район Мәдәният сараенда совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулуга багышланган тантана булачак.

Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы уздыру кысаларында Әгерҗе районында Эстафета утын каршы алу чарасын уздыруга зур өлеш керткәннәре өчен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, спорт һәм туризм, яшьләр эшләре бүлекләре җитәкчеләре Илшат Гайнетдинов, Татьяна Сергеева әлеге уеннарны оештыру комитетының генераль директоры Владимир Леоновның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.  
Район башлыгы Кубогына XII тапкыр уздырылган татар-башкорт көрәш бәйгесенә 60 ир-егет бил алышты.
“Биш катлы йортыбыз өчен җаваплы кешебез барыбызга да кулланган суны исәпли торган шәхси прибор куюны таләп итә. Мондый прибор кую мәҗбүриме?“

11
февраль, 2014 ел
сишәмбе

Татарстанда 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү һәм үткәрү кысаларында Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Республика советы,  “Ак Барс Созидание” Хәйрия фонды белән берлектә, сугыш ветераннарына ярдәмгә “Җиңү” акциясе игълан итә.

Юридик  ярдәм күрсәтү максатыннан чыгып,  2014 ел,  мартның  өченче ункөнлегендә видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Республикасы Юстиция Министрлыгы, Татарстан Республикасында  Бала хокуклары һәм Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилләре белән берлектә балигъ булмаганнарның хокуларын яклауны да кертеп, гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча авыл җирендә яшәүче гражданнарны кабул итү планлаштырыла.

Сочида Олимпия уеннары гөрләгән көннәрдә Әгерҗедә дә ел спортчыларын билгеләү тантанасы уздыру иң мөһим, истәлекле вакыйгаларның берсе булгандыр, мөгаен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International