ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе һәм Казан дәүләт аграр университеты вәкилләре Тирсә мәктәбендә районның чыгарылыш сыйныф укучылары белән очраштылар.

Узган атнада Әлмәттә М.Җәлил истәлегенә 51нче тапкыр татарча көрәш бәйгесе булды.
Гашыйклар көнендә Әгерҗе ЗАГС бүлегендә ун яшь пар  балдак алышты. Район башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Роман Альчиков яшьләрне никахлары белән котлап, гаилә бәхете, уңышлар теләде.

Красный бор халкының бу проблемалары еллар буе җыелып килгән инде. Чуан да бер тулып тишелә бит. Ничәмә-ничә еллар хәл ителмәгән әлеге мәсьәләләр бу көнне бомба кебек шартлады. Халыкның сабырлыгы соңгы чиккә җиткән, күрәсең.


17
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Тәбәрле авыл жирлеге  территориясендә Яна –Аккужа авылында  яшәуче  Галиев Хәйдәр  Сабир  улы  һәм  Галиева Мунзия  Зарип кызынын  гаилә  корып яшәуләренә  10 февраль 2014 елда  55 – еллык  юбилейлары.

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 25 еллыгына багышланган тантанада бер төркем яхшы укучы һәм актив яшүсмерләргә Россия граҗданины паспорты тапшырылды. Аларга бу мөһим документны Миграция хезмәте начальнигы  Елена Шадрина һәм ТР Хәрби комиссариаты бүлекчәсе начальнигы Илгиз Галиев тапшырдылар. 

21 февральдә  13 сәгать 30 минутта Әгерҗедә “Имәнлек“ ял зонасында “Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасы призына чаңгы ярышлары була. Хезмәт коллективларын, мәктәп укучыларын, спорт ветераннарын чаңгы юлларына чакырабыз! 

Шимбә көнне район Мәдәният сарае әфганчыларның кочаклашып күрешүләреннән, моннан 25 ел элек тау-ташлар арасында башларыннан кичкәннәрен хәтердә яңартып сөйләшүләрдән гөрләп торды. Ә әфганчы ирләре тыныч тормышта вакытсыз арабыздан киткән тол хатыннарның моңсу күзләрендә яшь иде. Авыр сугышлардан исән кайтып, бергәләп балалар үстерер, оныклар сөяр чакта бик иртә китте шул 28 якташ әфганчы ир-егетебез.

Үткән җомгада Әгерҗе станциясенең тимер юл вокзалында административ комиссия, вокзал җитәкчелеге, тимер юл полициясе, суд приставлары һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге катнашында киңәшмә узды.


15
февраль, 2014 ел
шимбә
Мамадышта “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-күзлегеннән” республика бәйгесенең Мамадыштагы зона этабында районыбыздан Девәтернә Мәдәният йорты мөдире Фәнис АРСЛАНОВ һәм 1нче балалар бакчасы мөдире Гөлнара ШУРМАНОВА катнашып, призлы урыннар яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International