ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2014 ел
сишәмбе
4нче мәктәптә 12нче тапкыр район башлыгы кубогына көрәш бәйгесе уздырылды. Абсолют батыр исеменә Салагыш авылы көрәшчесе Илнур Хәбибуллин лаек булды. Ә команадалар арасыннан Исәнбай көрәшчеләре – I урында.
Әгерҗе полициясенең дежур бүлекчәсенә “Древпром“ финанс компаниясе тарафыннан алданган халыктан гаризалар керү көннән-көн арта. Бүгенгә әлеге компания бер меңнән артык әгерҗелене төп башына утырткан дигән сүзләр йөри.
Соңгы көннәрдә янгын сүндерүчеләргә әле анда, әле монда янгын чыгу очраклары турында хәбәрләр килеп кенә тора.

Мәдрәсә җирле эшмәкәр Сәхиповлар гаиләсенең акчасына төзелде. Шулай ук аны төзүдә авыл халкының да  ярдәме зур булды.

Ватанны саклаучылар көне якшәмбегә туры килсә дә, ял көне дүшәмбегә күчерелмәячәк. Бу ял көне 3 ноябрьгә күчә.


6
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Район үзәк хастаханәсе табиблары сүзләренә караганда, соңгы көннәрдә ОРВИ белән авыручылар саны арткан. Көн саен мондый диагноз 26-28 кешегә куела, аларның күпчелеге – балалар. Әлегә грипп белән авыру очраклары юк. Ә менә гриппка каршы вакцинаны быел 5600дан артык райондашыбыз куйдырган.
Әле узган ел гына Казанда җәйге Универсиада уеннарын уздырып җибәргән идек. Вакыт дигәнең сизелми дә уза. Инде бүген Сочида XXII кышкы Олимпиадага старт бирелә. Бу – илебез тарихында иң мөһим вакыйгаларның берсе.
Иртәгә Әгерҗе Мәдәният сараенда татар эстрадасы йолдызы, автор-башкаручы Ринат Рәхмәтуллин әнә шулай дип исемләнгән яңа концертын тәкъдим итәчәк.

Узган дүшәмбедә унынчы сыйныфтагы Мәскәү укучысының туган мәктәбендә үз укытучысын һәм полиция хезмәткәрен атып үтерүе, берсен каты яралавы һәм сыйныфташларын тоткынлыкка алуы турындагы җанөшеткеч хәбәр беркемне дә битараф калдырмагандыр.

Девятернә авыл җирлегендәге җыелыш та кызыклы узды. Отчет докладында эшләнгән эшләрнең нәтиҗәле булуына басым ясалды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International