ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Хоккейга килегез!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган видеобрифингта республиканың кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская “Халык контроле“ системасының 10 айлык эшенә йомгак ясады. Хәл ителгән заявкалар буенча Әгерҗе районының беренче урында булуы – аеруча сөенечле.

12
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе

Кичке йә иртәнге сәгатьләрдә шәһәребездәге күпкатлы йортлар ишегалларына күз салсаң, андагы автомобильләрнең күплегеннән башларың әйләнер. Кайларга гына куймыйлар корыч атларын машина хуҗалары: беренче каттагы фатирда яшәүчеләрнең тәрәзә каршына ук терәтеп тә, газоннарга да, балалар мәйданчыкларына да, ә инде тротуар буйларына әйткән дә юк... Машина базарындагы кебек хис итәсең үзеңне.

Хакимиятнең актлар залында Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм тантанасы узды.

Күркәм гадәт буенча, тантана хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган хезмәттәшләрен искә алудан башланды. Аннан полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Россия Эчке эшләр министрлыгының  Әгерҗе районы бүлеге начальнигы Ренат Ибраһимов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев котладылар.

Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы тәкьдиме нигезендә Министрлар Кабинеты карары белән эшчәнлекләрендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча республикада конкурс игълан ителгән иде. Беренче тапкыр гына оештырылган бу бәйгедә безнең районнан ИСКЕ ЭСЛӘК һәм КЫРЫНДЫ авыл җирлекләре җиңеп чыкты һәм берәр миллион сум грантка лаек булды.


11
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Райондагы авыл хуҗалыгы турында язганда, моңа кадәр “Ак Барс – Әгерҗе“ агрофирмасы сүзен куллана идек. Әмма соңгы вакытларда авыл хуҗалыгында эшләүчеләрдән  “агрофирма дигән сүз хәзер юк бит инде“ дигәнне еш ишетергә туры килә. Һәм монда, чыннан да, хаклык бар.
2014 елда Татарстан халкы 122 көн ял итәчәк.

Ринат Арасланов җитәкчелегендәге “МСО-Әгерҗе“ ширкәте өченче ел рәттән көзге каникул вакытында башлангыч сыйныф укучылары арасында футбол турниры уздырды.

  “Нәүрүз“ ширкәтенең “Кадыбаш“ бүлекчәсендә “Ангус“, “Шароле“ нәселле ит бозаулары өчен сентябрь ахырында 800 башка исәпләнгән симертү пункты төзелгән иде.

Кул сугышы буенча узган Татарстан Чемпионатында Әгерҗедән Алексей Голосеев һәм Наталья Заитова шәкертләре катнашты. Әлеге олы бәйгедә безнекеләр 107 медаль яуладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International