ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе

“Берәр бәйгедә катнашырга кирәкме, ачык занятие күрсәтергәме – иң беренче булып Резидә  Рәмзиевнага мөрәҗәгать итәбез. Ул һәр эшкә зур җаваплылык белән алына һәм уңышлы итеп башкарып та чыга“, – ди Әгерҗенең 1нче балалар бакчасы профсоюзлар лидеры Лилия Закирова югары категорияле тәрбияче Резеда ЗАКИРОВА турында.


8
ноябрь, 2013 ел
җомга

Россия Федераль миграция хезмәтенең Әгерҗе районы бүлекчәсе мәгълүматларына караганда, быел әлеге бүлекчә аша 272 чит ил кешесе исәпкә куелган.

Кичкетаӊ төбәгендә бәйрәмнәр генә түгел, һәрдаим күӊелле очрашулар булып тора.


7
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Гөлчирә әби БАТЫРОВА — озын гомерлеләр нәселеннән. Аның әнисе дә, түтәсе дә 110 яшькә кадәр яшәгәннәр.  Шушы көннәрдә Гөлчирә әбигә дә 95 яшь тулды.
Моңа кадәр шәһәребездә көнкүреш калдыкларын җыю белән нигездә Илдус Шәймөхәммәтов җитәкчелегендәге “Агрызспецтранс“ ширкәте шөгыльләнгән иде. 1 ноябрьдән бу мөһим эш район башкарма комитетының Дмитрий Якушин җитәкләгән төзекләндерү бүлегенә тапшырылды.
Авылга беренче генә тапкыр килгән кеше дә урамнарындагы чисталык-тәртипкә карап, аның хуҗасына бәя бирә ала. Район хакимияте каршындагы административ комиссиянең чираттагы күчмә утырышына Тәбәрле җирлегенә килгәч тә  җитәкченең оештыру сәләте авыл урамнарында ук күзгә ташланды.
Октябрь аенда районыбызның мәгариф учреждениеләре җитди сынау уздылар. 24 мәктәптә, 21 балалар бакчасында, балаларга белем бирү-савыктыру һәм мәктәптән тыш эшләр үзәкләрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтү һәм контроль департаменты зур тикшерү үткәрде.
Көзге чакырылышта районнан 60 егет солдат каешы буачак. Армиягә алынучылар бер ел хезмәт итәчәкләр һәм Татарстан Хөкүмәте аларның һәрберсенә кәрәзле телефон тапшыра.  Бүген, 8 ноябрьдә, беренче китүче 12 егет, әти-әниләре, сөйгәннәре белән бер елга саубуллашып, олы юлга кузгалдылар.
Владимир Путин тәмәкегә бәйле тыюларны бозган өчен җәзаларны билгели торган карарга кул куйды. Бу закон быелның 15 ноябреннән гамәлгә керә. Штрафлар күләмен белсәң, бәлки синең дә тәмәкедән гайрәтең чигәр...
Каты куллы яшүсмерләребез узган атнада Казанда Татарстан беренчелегенә узган бәйгедә унбер медаль яуладылар. Ә командалар арасында әгерҗелеләрнең беренчелеккә чыгуы аеруча сөенечле булды. Бу – армспорт белән шөгыльләнүчеләрнең тәүге тапкыр зур җиңүләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International