ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
1 ноябрьдә Сара Садыйковага 107 яшь тулган булыр иде.  27 ел элек, 80 яше тулганда бакыйлыкка күчкән Сара ханым Садыйкова 65 елга сузылган иҗат тормышында 400 җырга, 30га якын спектакльгә, дистәләгән инструменталь әсәргә көй язган.
“Күләгәш, Ожбуй һәм Байтуган халкыннан авыл докторлары адресына беркайчан да зар-моң ишеткәнебез юк. Бу Ирина ВАСИЛЬЕВА белән Людмила ИВАНОВАның үз эшләренең осталары булуы һәм кирәк чакта төн уртасында да авыруга беренче ярдәм күрсәтергә чыгып йөгерүе, дөрес диагноз куеп, ашыгыч төстә дәвалау чаралары күрүе турында сөйли“, – диде район үзәк хастаханәсе баш табибы Андрей Шубин хезмәттәшләрен яңа бинага күченүләре белән котларга килгәч.
Тимер юлларда төзекләндерү эшләре башкарылу сәбәпле, 28 октябрьдән 28 декабрьгә кадәр шәһәр яны поездлар хәрәкәте расписаниесе үзгәрде.
Башта икмәккә, аннан сөткә бәяләр артты. Хәзер йомырка хаклары да өскә үрмәли. Узган атнада Ижаудагы туганыбыз авылга кайткач: “Ишеттегезме, йомырканың дистәсе 80 сум була икән“ дип аптырашка калдырган иде.
2015 елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга 556 көн калды. 1945нең язында илгә җиңү китергән ветераннар да районыбызда нибары 54 кенә калды инде. Җиңүнең 65 еллыгын каршылаган көннәрдә алар ... иде бит әле. Хөрмәтле

25
октябрь, 2013 ел
җомга
Бу язманы әзерләгәндә Горькийның „На дне” исемле әсәре искә төште. Чөнки тормыш сазлыгына батып баручы яки анда инде кереп чумган бомжлар проблемасы безнең Әгерҗене дә читләтеп узмый.
Район Мәдәният сараенда КВНчыларның ярымфинал уеннары узды.
ТӨЗЕЛЕШ. Быелның тугыз аенда районда 1136888 мең сумлык төзелеш эшләре башкарылды. Төзелеш оешмалары һәм халык тарафыннан 19429 квадрат метр торак мәйданы файдалануга тапшырылды. Шуның 2112 квадрат метры – предприятиеләр, 17317 квадрат метры халык тарафыннан төзелгән. Гомуми мәйдан, узган елның шул чорына караганда, 3,9 процентка артык.
Бүген безнең районда ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 82 бала фатир алу өчен чиратта тора. Ел ахырына кадәр шуларның 13енә фатир ачкычлары тапшырылачак.
Калинин урамындагы 26нчы йортта яшәүчеләр бу көнне түземсезлек белән көттеләр. Район башлыгы Валерий Макаров “йортыгызның тышкы ягын төзекләндергәннән соң ишегалдыгызда бәйрәм ясаячакбыз“ дип вәгъдә биргән иде. Әнә шул тантаналы бәйрәм чарасына олысы-кечесе җыелды узган шимбәдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International