Район башлыгы Валерий МАКАРОВның Әгерҗе районында эшли башлавына бер ел узып китте. Бу кыска гына вакыт эчендә зур эшләр башкару мөмкин булмаса да, бер елда халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен ниләр башкарылган, алда нинди планнар бар? Рульне үз кулына алуына бер ел тулганда район башлыгы белән шулар турында сөйләшеп алдык.
Корбан гаетенә саналуы гына көннәр калып бара. Мөбарәк бәйрәмнәр солтаны булган изге бәйрәм көне быел 15 октябрьгә туры килә. Аңа әзерлек эшләрен мөселманнарыбыз хәзердән үк башлап җибәрделәр инде. Изге бәйрәм, аны уздыру тәртибе турында тулырак сөйләвен үтенеп, район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатинга мөрәҗәгать иттек.
Бима урта мәктәбе өчен быелгы Укытучылар көне аеруча истәлекле булды. Бәйрәм көнне коллективка 22 урынлы яңа автобус бирелде. Автобус ачкычын алар Казанда тантаналы шартларда ТР Премьер-министры Илдар Халиков кулыннан кабул итеп алдылар. Гомумән, бу көнне Татарстандагы 106 мәктәп автобуслы булды.
Узган шимбәдә 360 райондашыбыз, „Яшә, урман” Бөтенроссия акциясенә кушылып, агач утырттылар.