Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 15 февральдә 24 ел тулды. Тик Әфганстан һәм Чечня җирләрендә хәрби хезмәт үткән солдатларның, бу сугышларда газиз улларын югалткан аналарның 24 сәгатькә дә исеннән чыкмый ул дәһшәтле еллар. Интернационалист сугышчыларны искә алу чарасында да күңел, ирексездән, әлеге елларга кайтып, йөрәк сыкрады.
Узган шимбә районыбыз спортчылары өчен онытылмас истәлекле мизгелләргә бай булды. Шәһәребезнең 3нче мәктәбендә 2012 елдагы спорт тормышына нәтиҗәләр ясап, иң-иңнәрне бүләкләделәр. Район башлыгы Кубогына традицион көрәш бәйгесендә 80нән артык көрәшче бил алышты. Шәһәр оешма-предприятиеләре җитәкчеләре арасындагы дартс ярышында да төз атучылар күп булды.
Узган якшәмбе Әгерҗедәге Имәнлек ял итү зонасы чаңгычылар һәм җанатарларның шат авазларыннан яңгырап торды. Бирегә 400ләп чаңгычы килгән иде. Ә район буенча быел чаңгы юлларына 1000нән артык спорт сөюче чыкты. Шунысы сөенечле, районыбызда сәламәт яшәү рәвешен сайлап, спортка тартылучылар саны елдан-ел арта. Быел – Универсиада елында “Россия чаңгы юллары” традицион ярышында катнашучылар аеруча күп иде.
Күпкатлы йортларга капиталь ремонт уздыру программасы 2008 елда старт алды. Биш ел эчендә районда 104 йорт ремонтланды: шуның 92се – шәһәрдә, 5се – Тирсәдә, 6сы – Красный борда. Озакламый төзүчеләр тагын 7 йортта капиталь ремонт эшләрен башлаячаклар. Аларга элекке елларда төзекләндерелгән йортларда яшәүчеләрнең фикерләрен ишетү бары файдага гына булыр дип уйлыйбыз.
Авыл башлыклары катнашындагы киңәшмәдә халыктан сөт җыю һәм аның сыйфаты турында җитди сөйләшү барышында эшмәкәр Равил Харисов әнә шулай диде.
Узган җомгада Әгерҗедә күптән көткән “Имәнлек” ял итү-сәламәтләндерү зонасын ачу тантанасы булды һәм “Сәламәтлек көне” уздырылды. Шәһәребезнең 19 оешма-учреждение, предприятиеләреннән 400дән артык эшче-хезмәткәр саф һавада төрле спорт ярышларында көч сынаштылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Кодаш авылы җирлеге халкы быелгы гражданнар җыелышын аеруча көтеп алды. Чөнки җитәкчеләргә сораулары да күп җыелган, тәкъдимнәре дә бар иде.
Быел Татарстанда авыл җирлекләренә хезмәт күрсәтүче полициянең участок вәкилләре өчен 20 типовой йорт төзеләчәк. Шуларның икесе – Кадыбаш һәм Бима авылларында.
Әгерҗедә актив тормыш алып баручы хезмәт ветераны Любовь Бодрицкая тәкъдиме белән оештырылган скадинавча йөрү секциясендә шөгыльләнүче пенсионерлар турында язып чыккан идек инде. Әлеге язмадан соң спортның бу төре белән шөгыльләнергә теләүчеләр күпкә арткан. Шушы көннәрдә алар Пенсия фонды идарәсендә түгәрәк өстәл артында беренче уңышлары турында сөйләштеләр.