Бу авылдашларымны, чын мәгънәсендә, “табигать балалары” дип атарга була. Чөнки алар елның теләсә кайсы фасылында – табигать кочагында.
Язның тәүге бәйрәме уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров гүзәл затларыбызга менә дигән бәйрәм киче бүләк итте. Залга узганда ук кадетларның котлап чәчәк бәйләме бүләк итүләре бәйрәм кәефе уятты. Чаллының “Энергетик” Мәдәният сарае сәхнә осталарының чыгышлары исә дөнья мәшәкатьләрен оныттырып ял иттерде.
“Әниебез Евдокия – озын гомерле нәселдән. Әле аның 101 яшьлек бертуган апасы, 82 яшьлек энесе исән-саулар”, – ди Рәмзия ханым кадерле кешесенең аркасыннан сөеп.
Узган җомгада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе муниципаль районы Советының 22нче сессиясе эшендә катнашты.
Мәктәп укучылары арасында берничә ай дәвам иткән олимпиадалар төгәлләнде.
ТОРАК ТӨЗЕЛЕШЕ. 2012 елда районда 19553 кв. метр торак мәйданы файдалануга тапшырылды. Аның 1527 кв. метрын предприятиеләр һәм оешмалар, 18026 кв. метрын район халкы үз хисабына һәм кредитлар ярдәмендә төзеде.
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ. Узган ел барлыгы 249852 центнер сөт һәм 25880 центнер ит җитештерелде. Ит җитештерү, 2011 елга караганда, 23,1 процентка артты.
2013 елның 1 январена авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, шәхси һәм фермер хуҗалыкларында 22781 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 8944е – сыерлар. Дуңгызлар – 7692, сарык, кәҗәләр 6941 баш.
ХАЛЫКНЫҢ ТОРМЫШ ДӘРӘҖӘСЕ. 2012 елның декабрендә районда уртача хезмәт хакы 23070 сум булды. Иң югары хезмәт хакы тимер юлда – 35923, иң түбәне предприятие һәм учреждение ашханәләрендә – 6223 сум. Төзелештә – 29932, элемтә тармагында – 17679, мәгарифтә – 15648, сәламәтлек саклау тармагында 16712 сум.
ДЕМОГРАФИЯ. 2013 елның 1 январена районда 36436 кеше яши иде. Аның 19749ы – шәһәрдә, 16689ы – авылда. Узган ел районда 511 сабый туды, 541 кеше вафат булды. Ел дәвамында районга 789 кеше күчеп килде, 728 кеше күчеп китте. 2012 елда 257 пар гаилә корды, 141 пар аерылышты.
Ул көнне район Мәдәният сараена иң асыл, эштә уңган, кыю, тәвәккәл, мохтаҗларга һәрчак ярдәм итүче чын ир-егетләр җыелган иде. Ә гүзәл затларыбыз, балалар аларга мәдхия җырладылар, чын йөрәктән яратуларын белдерделәр.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпкәчә һәм башлангыч сыйныфта укучы һәр бала өчен җаваплы кеше билгеләргә әмер бирде.