16 ноябрь – Толерантлык көнендә Удмуртия республикасы, Пермь крае, Чаллы шәһәренең яшьләр белән эшләүче вәкилләре Әгерҗегә регионара семинарга җыелдылар.
“Ир-егет яуда сынала” дисәләр дә,тыныч тормышта да батырлыкка урын бар. Әгерҗе янгын частеның оператив машина шоферы Николай Михайлов Әгерҗенең Гагарин урамындагы шәхси йортта чыккан янгында, үз тормышын куркыныч астына куеп, өлкән яшьтәге ике инвалидны ут эченнән алып чыкты.
Мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы белгече Валентина Федорова компьютер курсын узган өлкәннәргә әнә шулай диде.
Җырчы Илназ Баһның “Бер күрешү – бер гомер” җырына төшерелгән клибын телевизордан ничә генә карасаң да күзгә яшь тула... Өлкән яшьтәге әби-бабайларның гомер көзләрен газиз балалары, якын туганнары янында түгел, ә менә Картлар йортларында уздырулары бик кызганыч шул. Алар арасында сукырлар да, аяксыз-кулсызлар да, үткән тормышын гына хәтерләп, бүгенгесен бөтенләй белмәүчеләр дә, үз хаҗәтен үти алмый торганнары да бар. Кызганыч, бик кызганыч алар...
12 ноябрьдә иртәнге сәгать 5тә хәрби комиссариатның Әгерҗе районы бүлеге ишегалдында 15 егетне тантаналы шартларда хәрби хезмәткә озаттылар. Булачак солдатларга хәер-фатиха бирергә район җитәкчеләре һәм дин әһелләре дә килде.
1 октябрьдән безнең районда да “Игелекле телефон” республика хәйрия акциясе старт алган иде. Акция барышында әйләнә-тирә белән элемтәсе булмаган ялгыз өлкәннәрне “борчулы төймә”ле махсус кәрәзле телефоннар белән тәэмин итү бурычы куелды.
Бу һөнәр ияләренең бәйрәмнәрдә беркайчан да хатыннары, балалары, якыннары, дуслары белән булганнары юк. Чөнки алар һәрвакыт көчәйтелгән режимда безнең тынычлыгыбызны, җәмәгать иминлеген саклыйлар. Әле ярый, елга бер тапкыр һөнәри бәйрәмнәре көнендә хатыннары, сөйгәннәре, хезмәттәшләре белән бергә бәйрәм итү мөмкинлеге бар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров Әгерҗедә эшли башлаган көннәреннән үк шәһәребез урамнарында чисталык, тәртип булдыруга аеруча җитди игътибар бирә. Һәркөн иртәнге сәгатьләрдә үк һәм кичен ул урамнарның, чүп контейнерлары мәйданчыкларының чисталыгын тикшереп йөри һәм проблемалар булганда әлеге эшләр өчен җаваплы җитәкчеләргә планеркада күрсәтмәләр бирә. Бу атнада Валерий Владимирович кайбер күпкатлы йортлар подъездларындагы чисталыкны карап чыкты.