ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Узган атнада район Мәдәният сараена Татарстанның атказанган артисты Габделфәт Сафинның 50 яшьлек юбилей концертын карарга зал тутырып килгән тамашачылар үкенмәгәннәрдер.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров, җаваплы постка сайланганнан соң, беренче көннәрдә үк шәһәрне төзекләндерү, халыкка уңайлыклар тудыруны дәвам итү мәсьәләсен чишүне кабыргасы белән куйды.
Притон хуҗасы – рәшәткә артында
Әгерҗенең Маяковский урамындагы 8нче йорттагы бер фатир наркоманнарның иң яраткан җыелу урынына әверелгән иде.
Россия почтасы октябрь аенда “Син – ялгыз түгел” акциясе игълан иткән иде. Ай дәвамында һәркем, Картлар йортларында яшәүчеләргә хатлар язып, открыткалар, күчтәнәчләр җибәреп, ялгыз өлкәннәрне сөендерә ала иде.
“Авылларның киләчәге – гаилә фермалары кулында” дип еш әйтсәк тә, бу эшкә бары бик тырышлар, тәвәккәлләр генә алынуы беркемгә дә сер түгел. Яңа Бәзәкәдә гомер кичерүче Раушан һәм Зәнфирә ХИКМӘТУЛЛИННАР – нәкъ менә шундыйлар. 
“Бу таякларны тотып стадионга йөри башлагач, бик күпләр аптыраган кыяфәттә: “Пычракта чаңгы таягы тотып кая барасың?” – дип сораштырып теңкәгә тиде. Һәрберсенә җентекләп аңлатып тору мөмкин түгел бит. Бер төркем пенсионерларның стадионда скандинавча йөрү, ягъни махсус таякка таянып йөрү белән шөгыльләнүе турында газетага язсагыз, безгә кушылып, сәламәтлеген ныгытырга теләүчеләр тагын да артыр иде”, – дип хәбәр итте безгә Әгерҗедә спортның бу төрен башлап җибәргән тынгысыз йөрәкле, һәр эштә активлыгы белән аерылып торучы Любовь Бодрицкая.
“РИТЭК” нефть компаниясе һәм “ЛУКОЙЛ” Хәйрия фонды, өченче ел инде социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесе оештырып, җиңүчеләргә күп кенә изге эшләрен, планнарын тормышка ашыруда матди ярдәм итә. Узган елгы бәйгедә безнең районнан 6 оешма әлеге бәйгедә грант отканнар иде. Быел да бездән өч учреждение проектлары, төрле номинацияләрдә җиңеп, нефть компаниясенең матди ярдәменә лаек булды.

1
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Балаларга белем бирү-савыктыру үзәге оештырган шәхси һәм команда беренчелегенә “Ак ладья” шахмат турнирында шәһәр, Кадрәк, Кичкетаң, Кырынды, Исәнбай мәктәпләреннән, 27нче училищедан шахмат сөючеләр катнашты.
1 ноябрьдә Әгерҗенең “Нур” мәдрәсәсендә укулар башланды. Яңа уку елы алдыннан мәдрәсә мөгаллимнәре, шәкертләр белән очрашып, гыйлем алуның мөһимлеге турында фикер алыштылар.
Спорт яңалыклары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International