Районны 2020 елның июненнән генә җитәкләүгә карамастан, ул үзен хезмәт сөючән, талантлы һәм алга таба да күрсәтә. Кыска гына вакыт эчендә урыннарда һәр оешма, предприятие, һәр авыл җирлеге эшчәнлеге белән танышты, аларның планнары, мөмкинлекләре белән танышты, үз тәкъдимнәрен җиткерде, яшьләр белән очрашулар үткәрде.
Әгерҗедә яңа ел чаралары программасы
Әгерҗегә бөтен районнан Кыш бабайлар җыелды
Әлфия Когогина: гражданнарны кабул итү һәм округта яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләре белән эшләү-депутат эшчәнлегенең аерым игътибар таләп итүче шәхси юнәлешләренең берсе
Россия Федераль салым хезмәтенең электрон сервислары турында
«Әле кышның беренче ае гына узып бара, кыр эшләре башланганчы вакыт шактый дип тынычланмагыз. Авыл хуҗалыгы техникаларын, тагылма агрегатларны ремонтлауны тизләтегез. Хәзер завод дилерлары сезонлы ташламалар тәкъдим итә. Әлеге мөмкинлектән файдаланып калыгыз», – дип мөрәҗәгать итте ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник тәэмин итү бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Габбасов семинарда катнашучыларга.
22 декабрьдә Әгерҗедәге “Хәсән” мәчете төзелешен башлап йөргән Хәсән ага ИСМӘГЫЙЛЕВның тууына 110 ел тулды. 2021 елның февралендә “Хәсән” мәчете ачылуга 30 ел тула.
Россия Пенсия фонды юбилее уңаеннан район башлыгы Азат Вәлиев әлеге ведомствоның Клиент хезмәте урнашкан бинасында булды. Аның җитәкчесе Зөлфия Бакасова район башлыгын Пенсия фонды идарәсенең тарихы, бүгенге эшәнлеге белән таныштырды.
Хокук бозуларга каршы көрәш, балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын саклау, наркотикларга каршы көрәш комиссияләренең берләштерелгән утырышында бик күп актуаль мәсьәләләр каралды. Чарада авыл җирлекләре башлыклары да катнашты.
Үзегезгә саклап куегыз.